Батырлык hәм кыюлык көне белән!
Бүгенге бәйрәм көчле рухлылык, ир-егетләрнең кыюлык, намус шикелле сыйфатларга ия булуларын раслый торган тантана.
Туган илгә һәм үз халкыңа хезмәт итү – туган илен чын күңелдән сөючеләрнең югары максаты. Һәм бу киләчәктә дә шулай булып калса иде. Ир-егетләр ил саклаучылар гына түгел, җәмгыятьнең нигезен тәшкил итүчеләр, гаилә учагын җылытучылар, яклаучылар, саклаучылар.
Һәрвакыт шундый көчле булып калыгыз, якыннарыгызны тормышның ачы җилләреннән ышыклап яшәгез, кадерле ир-егетләребез! Сезгә һәм гаиләләрегезгә тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык, рухи һәм матди байлык телим.
Район хәрби хәрәкәтләр ветераннарының иҗтимагый оешмасы рәисе Айбулат Якупов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев