Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Батыр авылдашлары хөрмәтенә

Бик тиздән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллык юбилеен билгеләп үтәбез. Бу уңайдан һәр авыл җирлегендә сугыш һәм тыл ветераннарына хөрмәт күрсәтелә. Яңа Мусабай авылында сугышта катнашканнар истәлеген мәңгеләштереп һәйкәл куелды.

Яңа Мусабай кайчандыр кечкенә авыл иде. Бүген исә авыл зурая: яңа йортлар төзелә, килеп төпләнүчеләр саны арта. Читтән килүчеләр төп халык белән бердәм булып яши. Моның ачык мисалы – уртак тырышлык белән торгызылган яңа обелиск.
«Моңа кадәрге истәлек тактасы тузган, җил-яңгырда торып ямьсезләнгән иде инде. Сугыш ветераннарының рухын кимсетеп торган кебек иде. Авылдашларыбыз да ул тактаны алмаштыру кирәклеген күптән аңлаган иде, – ди Түбән Суыксу җирлеге башлыгы Флер Ихсанов. – Яңа обелиск төзү тәкъдимен бөтен кеше дә берсүзсез хуплады.»
Авыл активисты Заһит Шәймәрданов та авыл кешеләренең бердәм булуына сөенә: «Билгеле, мондый зур эшне башкару шактый финанс чыгымнары сорый. Авыл халкыннан акча җыя башлагач, сөендерерлек күренешкә тап булдык. Ата-бабалары сугышта катнашмаган, Мусабайда туып-үсмәгән кешеләр дә үз теләге белән шушы эшкә кушылды. Бөек Җиңү хәтеренең барыбыз өчен дә уртак булуын һәркайсыбыз аңлый.»
Обелискны 2017 елда төзи башлаганнар иде. Бүген инде ул авылның күрке, матур бизәге булып тора. Яңа һәйкәл челтәр бизәкле койма белән әйләндереп алынган, тирәсенә брусчатка түшәлгән.
«Истәлек тактасында сугышка китеп һәлак булган 45 авылдашыбызның һәм исән-сау әйләнеп кайткан 42 солдатның исеме уеп язылган. Исемлекне тулыландыру алга таба дәвам итәчәк», – дип ышандыра Заһит Шәймәрданов.
Авыл җирлеге башлыгы Флер Ихсанов әйтүенчә, бу изге эшкә Тукай районы хакимияте дә кушылган. Шулай ук, авыл егетләре Айрат Хөснетдинов, Фәнил Зарипов, Заһит Шәймәрданов, Илгизәр Фәйрушин, Илдус Хөснетдинов, Әхмәтзөфәр Сәлахиев, Вазыйх Гыйрфанов, Рамис Шәрипов, Нәҗип Нуретдинов төзелеш материаллары һәм акчалата ярдәм күрсәткәннәр. Проектның автор-рәссамы – Фәрит Гыйльманов. Төзелеш эшләрен Эльвир Зәкиев башкарып чыккан.
Обелиск янын төзекләндерү эшләре бүген дә дәвам итә. Авыл кешеләре аның тирәсен җыештырып торалар, чәчәкләр утырталар. Якын арада һәйкәл тирәли зәңгәр чыршылар да утыртып чыгарга ниятлиләр.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев