Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Башкортстан татарларының күпчелеге туган тел итеп рус телен сайлаган

БДУ галиме әйтүенчә, элек башкорт теле укытылган татар районнарында яшәүчеләр, сайлау мөмкинлеге булса да, туган тел дип рус телен күрсәткән.

Ата-аналарга мәктәптә балалары өчен туган телне сайлау мөмкинлеге булдырылгач, Башкортстанда татар телен өйрәнүчеләр саны артмаган. Бу хакта Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Илдус Фазлетдинов «Татар-информ»га биргән интервьюсында әйтте.

“Республика халкының дүрттән берен диярлек татарлар тәшкил итсә дә, күпләр туган тел итеп рус телен сайлаган. Татар телен татар милләтендәге укучыларның 9,45 проценты өйрәнә. Бу тулаем ата-аналарның теләгенә бәйле”, – диде Илдус Фазлетдинов.

"Татарлар яшәгән районнарда, мәсәлән, Илеш, Туймазы, үзебезнең төньяк-көнбатыш якларында туган тел буларак башкорт теле укытылган мәктәпләр, татар телен укытуга кире әйләнеп кайтмыйча, рус телен укытуга күчтеләр. Андый хәлләр һәрбер районда күзәтелә", - дигән мәгълүматлар җиткерде галим.

Ул Башкортстанда татар теле укытыла торган мәктәпләр саны елдан-ел кимүен һәм авыл мәктәпләрен ябу вәзгыяте һаман дәвам итүен искәртте.

“Авыл мәктәбен яптылармы, авыл да, тел дә бетте дигән сүз. Туган авылымда 110 ел эшләп килгән мәктәпне 2011 елда ябып куйдылар. Күз алдыгызга китерегез, Бөек Ватан сугышы елларында ябылмаган, ә 2011 елда ябылды. Тузлыкуш авылы – Башкортстанның Бәләбәй районындагы мәгърифәт үзәкләренең берсе иде. Бу мәктәптән нинди генә танылган шәхесләр чыкмаган! Ләкин ул ябылды һәм авыл бетүгә дучар ителде ”, – диде галим.

Илдус Фазлетдинов милли театр, милли матбугатның киләчәге милли мәктәп яшәсә генә була, дип саный.

“Кеше балачактан татар мохитендә тәрбияләнмәсә, татар телен, әдәбиятын өйрәнмәсә, телнең тәмен, әдәбиятның моңын аңларга омтылмаса, ул инде синең театрыңа да, матбугатыңа да битараф булачак”, – диде ул.

Илдус Фазлетдинов әйтүенчә, башкорт һәм башка телләргә ярдәм турында республика башлыгы фәрманы чыккан, грантлар булдырылган.

“Эш бара, ләкин бездә җиңел юл сайларга яраталар шул: туган тел буларак рус телен сайлап куялар да, шуның белән тәмам. Янәсе, балаларның, әти-әниләрнең теләге юк. Әти-әниләрнең теләге бар ул, нишләп булмасын?! Миңа калса, бу - администрациянең, мәктәп хакимиятенең, җитәкчелекнең рухсызлыгы, милләтсезлеге”, – диде ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев