Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Башкортстан эшмәкәре авыл турында: Хәтта елыйсыларым килә

"Башкортстанда авыл киләчәген кайгырткан кеше, хәтта программалар да юк”, - диде Валмир Дәүләтшин.

Башкортстан эшмәкәре Валмир Дәүләтшин Башкортстанда авылның киләчәген кайгыртучылар юк дип саный. Бу фикерен ул Казанның IТ-парк бизнес-үзәгендә “Татар авылының киләчәге һәм аның үсешенә яшьләрне җәлеп итү юллары” дигән темага багышланган дисскуссион мәйданчык кысаларында “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

“Бу төр чараларны оештыру кирәк. Татарстанда авыл темасына бәйле программалар эшли. Сездә авыл проблемасын өйрәнәләр, статистик яктан тикшерәләр. Бездә Башкортстанда мондый авыл киләчәген кайгырткан кеше, хәтта программалар да юк. Хәтта елыйсыларым килә”, - диде Валмир Дәүләтшин.

Башкортстан делегатлары иртәгә Мөслим районына да барачаклар. Мөслимдәгеләр белән уртак эш башлап җибәрү теләге бар, диде күрше төбәк эшмәкәре.

Бүгенге чарада авылның демографик хәле, социаль халәте, агробизнес программасы, авыл җыеннары оештыру буенча чыгышлар ясалды. 

  • 14-16 март көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы “Россиядә татар авыллары” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы белән берлектә Россия Федерациясе һәм Татарстан төбәкләренең татар авылы эшмәкәрләренең бөтенроссия җыенынуздыра. Җыенда Россиянең 39 регионыннан кече бизнес һәм фермер хуҗалыгы буенча 800 вәкил катнаша.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев