Бу турыда РИА Новости хәбәр итә. Улының билгеләп үтүенчә, әтисен дәваханәдән алып чыгу бер дә җиңел булмаган, чөнки аларны телекамералар урап алган.
Соңыннан продюсерны «яшерен урынга» алып киткәннәр. «Физик яктын аның хәле әйбәт, ләкин ашказанын тагын бер айдан тикшертәсе булачак», – дип белдергән кече Алибасов. Ул әтисенең хәтере белән проблема барлыгын, кешеләрне тануын, ләкин кайсы ел икәнен хәтерләмәвен әйткән. Ул шулай ук әтисен өч көннән реабилитациягә Казахстанга алып китәчәкләрен белдергән.
Нет комментариев