Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балалы гаиләләр күчемсез милек сатудан салым түләмәячәк

Россия Президенты Владимир Путин бу җәһәттән тиешле законны имзалаган. Документ хокукый мәгълүматлар рәсми порталында басылып чыккан. Бу мөмкинлек быел 1 январьдан төзелгән күчемсез милек белән алыш-бирешләргә кагыла. Моның өчен гаиләдә кимендә ике бала (балигъ булмаганнар һәм 24 яшькә кадәр көндезге бүлектә укучы студентлар күздә тотыла) булырга тиеш. Сатудан керем буенча салым түләүдән ата-аналар, шулай ук бер бала азат ителергә мөмкин.

Шунысы да бар: яңа торакның искесен сатканнан соң бер ел эчендә сатып алынуы кирәк (әмма киләсе елның 30 апреленнән дә соңга калмыйча). Сатылган торакның кадастр бәясе 50 млн сумнан артмаска, шулай ук аңа алмашка сатып алынганының кадастр бәясеннән кыйммәтрәк булмаска тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев