Яңалыклар

«Балаларымны сагынам»

Салават шәһәрендәге «Россельхозбанк» бүлекчәсеннән 23 миллион сумнан артык акча урлаган Луиза Хәйруллина тәүге тапкыр мәгълүмат чаралары белән аралашкан. «Вести» белән әңгәмәсендә ул өенә кайтасы килүен, һәрбер әни кебек балаларын сагынуын сөйләгән.

Тикшерү изоляторындагы авырлыклар хакындагы сорауга ул кыска гына итеп, түзәрлек дип җавап биргән. Ул үз гаебен таныган һәм суд белән хезмәттәшлек итә башлаган. 1 ноябрь көнне суд гаепләнүче Луиза Хәйруллинага карата чикләү чарасын озайткан. 

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев