Балаларыгызның гомерен саклагыз
Агымдагы ел башыннан Тукай районы Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан балаларны махсус җайланмаларсыз йөрткән өчен 18 административ хокук бозу очрагы ачыкланган.
Балаларны автомобиль транспортында йөртү кагыйдәләрен бозган өчен РФ КоАП 12.23 ст. 3 ө. буенча 3000 сум күләмендә штраф рәвешендә административ җаваплылык каралган.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлегенең дәүләт автоинспекциясе башлыгы Шамил Ганиев машина йөртүчеләргә балаларны автомобильдә йөрткәндә сак җайланмаларын куллану кирәклеге турында тагын бер кат искәртә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев