Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балаларга тагын 10 мең сум биреләчәк

3 яшьтән 16 яшькә кадәр балалары булган һәр гаилә, РФ Президенты Указы нигезендә, июнь аенда 10ар мең сум акча алган иде. Пенсия фонды идарәсе хәбәр итүенчә, әлеге акча июль аенда да түләнәчәк. Ул опекуннарга, балалыкка алучыларга да биреләчәк. 10 мең сум акча 3 яшькә кадәрге балаларга апрельдән бирелә башлаган 5 мең сумга да өстәләчәк. 

Түләүне алу өчен беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Пенсия фонды аны алдан бирелгән гаризалар буенча күчерәчәк. Ә инде кем әлеге акчаны сорап пенсия фондына гариза язарга өлгермәгән, аларга бу эшне башкарырга туры киләчәк. Моның өчен тагын өч ай вакыт кала. Гаризалар кабул итү 30 сентябрьгә кадәр дәвам итә. 
Ата-аналарга ярдәм йөзеннән Пенсия фонды сайтында 3 яшькә кадәрге һәм 16 яшькә кадәрге балаларга түләүләр буенча еш бирелә торган сорауларга җаваплар урнаштырылган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев