“Балачак китап белән ямьле”
Август ае башыннан Калмаш авыл китапханәсендә балалар өчен язылган төрле авторларның китапларыннан “Балачак китап белән ямьле” исемле китап күргәзмәсе куелды.
Шулай ук күргәзмәдә, Роберт Миңнуллинның( туган көне уңаеннан) балалар өчен язылган китаплары да зур урын алды. Соңыннан китапханәдә балалар белән “Сез бу китапны беләсезме?” исемле викторина үтте. Викторинаны үткәрүнең төп максаты: балаларны китапханәгә тарту, матур әдәбиятка мәхәббәт хисе тәрбияләү, балалар язучылары һәм иҗатлары белән танышу.Викторина сораулары балалар язучылары иҗаты, китап турында мәкаль-табышмаклар турында булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев