Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балаң китап укыймы?

«Балалар өчен төсле, зәвыклы татарча китаплар таба алмыйбыз», – дип зарланыша.

Китап – белем чишмәсе дисәләр дә, ни кызганыч: замана балалары китаптан бизә бара. Моңа балалар гына да гаепле түгелдер. Әти-әниләр үзләре дә китапсыз яшәүне өстен күрә. Хәзер кулда – кесә телефоны, смартфон… Эшкә барганда я кайтканда транспорттагы пассажирларга гына күз ташлагыз әле: бар да телефоны белән мәш килә, аөардан нидер эзли, актарына. Ә без яшь чакта исә трамвайга я автобуска килеп керсәң, күбесенең кулында я китап, я газета була торган иде бит. Тик шулай да бала аңына китап биргән гыйлем-мәгълүматны, татар теленең рухи байлыгын кесә телефоннары гына биреп бетерә аламы икән!?

Кайбер ата-аналар: «Балалар өчен төсле, зәвыклы татарча китаплар таба алмыйбыз», – дип зарланыша. Аларда да беркадәр хаклык бардыр анысы. Тик соңгы елларда дөнья күргән балалар өчен татар китаплары арасында да бизәлеше, заманча эшләнеше ягыннан да тел-теш тидермәслекләре, Мәскәү нәшриятларының русча китапларына биргесезлекләре шактый бит. 

Инде әйтәсе төп фикеребезгә тукталыйк. Бу көннәрдә балалар өчен җәйге каникул көннәренең иң кызган мәле. Инде аның да яртысы үтеп киткән икән, ләбаса. Инде балаларның күбесе ныгытып ял итәргә дә, сәяхәтләрдә булырга да, сәламәтлекләрен ныгытырга да өлгергәндер. Шуңа җәйге каникулның калган яртысында беркадәр китап, бигрәк тә татар китапларын укырга да вакыт тапсыннар иде. Югыйсә, моннан дүрт-биш ел элек «Гаилә һәм мәктәп» журналы әдәбият галиме, филология фәннәре докторы Әлфәт әфәнде Закирҗанов ярдәме белән «Мәктәп программасыннан тыш, татар баласы укырга тиешле 100 китап» исемлеге төзегән иде. Күпләрегез аның файдасын күргәндер, шәт. Ә без исә бу юлы җәйге каникул чорында мәктәп балалары өчен татарча китаплар исемлеге тәкъдим итәргә ниятләдек. Табигать белән бәйләнешле, туган телебезгә мәхәббәт уятырдай, гореф-гадәтләребез, тарихыбыз белән таныштыруны күздә тоткан һәм соңгы елларда дөнья күргән татар китапларына өстенлек бирергә тырыштык. Исемлекне тәкъдим иткәнче, ата-аналарга, мөгаллимнәргә берничә сорау белән мөрәҗәгать итәсе килә. Балаларыгыз китап укыймы? Татар китапларына мөнәсәбәтләре ничек? Яшь буында китапка кызыксыну уяту максатыннан нинди үтемле чараларны эшкә җигәсез? Балаларга укытыр өчен татар китапларын кайдан юнәтәсез? Татар аудиокитапларыннан файдаланганыгыз бармы? Аларга карата сез нинди фикердә? Шулар хакындагы уй-теләкләрегезне безгә дә җиткерсәгез иде.

Без исә китаплар исемлеген өч категориягә: башлангыч, урта һәм өлкән сыйныф укучылары өчен аерым бүлдек, һәм һәркайсында – 15 әр китап:

Башлангыч сыйныф укучылары өчен

Абдулла Алиш. Велосипедлар
Мөҗәһит Әхмәтҗанов. Тапкырлар тапмый калмас
Рабит Батулла. Колакчын Тафи
Шәүкәт Галиев. Шәвәли шуклыгы
Нәкый Исәнбәт. Мырау батыр
Айсылу Имамиева. Тиен белән Аю
Фатих Кәрим. Гармунчы аю белән җырчы маймыл
Ләбиб Лерон. Транзистор үч ала
Нәҗип Мадьяров. Көлке төенчеге
Фоат Садриев. Аппаккай
Нәҗибә Сафина. Нарат нигә энәле?
Факил Сафин. Керпенең шәһәргә сәяхәте
Габдулла Тукай. Су анасы
Хәкимҗан Халиков. Сакчы күркә
Ренат Харис. Лап-лап

Урта сыйныф укучылары өчен

Лиана Әмирханова. Китап яратучы малай
Алмаз Гыймадиев. Телефонлы кәҗә
Сәйдә Зыялы. Яралы кош авазы
Фирүзә Җамалетдинова. Тешле карандаш
Йолдыз. Китаплы кич
Кави Латыйп. Йолдыз тапкан егет
Йолдыз Миңнуллина. Ай кызы Зөһрә
Каюм Насыйри. Әбүгалисина
Нурия Сәйяр. Әтәч менгән киртәгә
Касыйм Тәхау. Өч әкият
Толстой бабай хикәяләре
Фаил Шәфигуллин. Ак маңгайлы бүреләр
Ягъсуф Шәфыйков, Хуш, Агыйдел!
Илдар Юзеев. Сандугачлар килгән безгә
Миргазиян Юныс. Юлда уйланулар

Өлкән сыйныф укучылары өчен

Габдрахман Әпсәләмов. Ак чәчәкләр
Рабит Батулла. Юл буенда зәңгәр чәчәк
Рафаэль Газизов. Ачык тәрәзәләр
Марсель Галиев. Нигез
Аяз Гыйләҗев. Яра
Вахит Имамов. Җидегән
Кәрим Кара. Ак күгәрчен, күк күгәрчен
Әдип Маликов. Яшьлек утравым
Мөхәммәт Мәһдиев. Торналар төшкән җирдә
Шаһинур Мостафин. Хәтер яктысы
Рафаэль Төхфәтуллин. Китә казлар
Хәсән Сарьян. Бер ананың биш улы
Нурихан Фәттах. Кичү
Фатих Хөсни. Йөзек кашы
Фәнис Яруллин. Йөрәкләрдә кабат терелә…

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев