Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Бакчачылар көне – 2019»

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Бакчачылар көне – 2019» күргәзмә-ярминкәсен үткәрде. Чара 21 сентябрь көнне «Казан» агросәнәгать паркы мәйданчыгында узды. Анда Тукай районыннан «Искра», «Росинка», «Дружба», «Орбита», «Нектар», «Транспортник», «Лукоморье», «Весна-1», «Бриз», «Тополя» бакчачылык ширкәтләре җиләк-җимеш, яшелчә, агач үсентеләрен тәкъдим итте. 

Чарада район башкарма комитетының юридик бүлеге баш белгече Гүзәл Миңнеханова, «Бриз» бакчачылык ширкәте рәисе Валентина Дәүләтова нәтиҗәле хезмәтләре һәм Татарстан Республикасының бакчачылыгын үстерүгә керткән шәхси өлешләре өчен ТР авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек министрлыгының мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев