Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Баерга теләгән, әмма булганын да югалткан

Тикшерү комитеты тикшерүчесе дип таныштырган ханым Әлмәттә яшәүче 53 яшьлек ир-атка элек сатып алган БАДлар өчен 12 миллион сум күләмендә компенсация түләүләре булачак дип хәбәр итә.

Беркатлы ир «тикшерүче» сүзләре буенча гариза яза һәм почта аша җибәрә. Бераз вакыттан «хокук саклау органнары тәкъдиме белән беркетелгән адвокат» аның белән элемтәгә керә, ә берничә көннән судта җиңеп чыгуларын хәбәр итә. 
Миллионнарны алу өчен әлмәтледән акча күчерүен сорыйлар. Үз машинасын залогка куеп, ир 349 мең сум акчасын күчерә. Соңрак аңа тагын 232 мең сум акча кирәклеген әйтәләр. Бу юлы ул 470 мең сум кредит рәсмиләштерә. Шулай итеп, ул 12 млн сумга өмет итеп, 701 меңеннән колак кага. 
Әмма вәгъдә ителгән 12 млн сум акчаны аңа юллаучы булмый. Әлмәтле, алдануын аңлап, полициягә мөрәҗәгать итә. Хәзерге вакытта җинаять эше кузгату мәсьәләсе тикшерелә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев