Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бабасын коткарам дип тырышкан

РФ Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин бабасын ут эченнән чыгарырга теләгән алты яшьлек Святослав Юшковны үзе үлгәннән соң «Намус һәм батырлык» медале белән бүләкләде.

Фаҗига Карелия Республикасында була. Малайның бабасы мунча мичен кабызганда аңын югалта. Мунча эченә ут каба. Бабасын аннан өстерәп чыгарырга маташканда малайның тәне 90 процентка кадәр пешә. Кызганычка, бабасы үлә, малайны тиз арада больницага алып китәләр. Ләкин табиблар күпме генә көч куйсалар да, Святославны да коткарып кала алмыйлар.
Бастрыкин әлеге гамәлне иң зур батырлык һәм кешелеклелек дип атады. Святослав Юшков та Ваня Крапивин, Женя Табаков, Андрей Касыймов һәм Данил Садыйков (Яр Чаллыдан) кебек якын кешесен коткару өчен үз гомерен дә жәлләмәде, диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев