Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Айрат Арсланов:  «Авырлык белән булса да, халыкның РайПОга ышанычын кабат яулый башладык»

Район кулланучылар оешмасы барлык кибетсез авылларны да автолавкалар белән тәэмин итәргә, макулатура, йон, тире җыюны арттырырга планлаштыра. Белгәнебезчә, быел район кулланучылар җәмгыятенә (РайПО) яңа җитәкче – икмәк эшләнмәләре җитештерү белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәр Айрат Арсланов билгеләнеп, оешма яңа форматта эшли башлаган иде. Айрат Мөҗәһит улы атналык киңәшмәдә март аеннан башланган эшчәнлекләренә нәтиҗә ясады, уңышларга һәм хәл итәсе мәсьәләләргә тукталды.

Эшли башлап бераз вакыт үткәч РайПО, дәүләт программасында катнашып, авылларга сату белән чыгу өчен автолавка алуга иреште, ягъни автомобиль бәясенең 70 проценты дәүләттән субсидияләнде. Җитәкченең әйтүенчә, бу машина бүген 15 авылга, барысы 2100ләп кешегә хезмәт күрсәтә. Һәр авылга атнага ике мәртәбә килә. «Баштагы мәлләрдә сату начар барса да, район халкы хәзер ияләшә башлады. Безнең килгәнне көтеп ала. Аеруча Күперле, Шөкрәле, Таулар авылларында яшәүчеләр рәхмәтләрен һәрдаим җиткереп торалар. Автолавка авылларга 500ләп төр товар белән чыга. Анда ит-сөт продукцияләре, камыр эшләнмәләре, кондитер әйберләре, хуҗалык кирәк-яраклары – барысы да бар. Бу эшчәнлекне җәелдерү, сату территориясен киңәйтү, дөресрәге, кибетсез авылларның барысына да керү мөһим. Шуңа күрә, иң беренче чиратта, безгә тагын ике шундый автомобиль кирәк. Өстәмә автолавкаларны шул ук программа буенча алып булыр дип өметләнәм. Хәзергә бер машинага заявка бирелде», – дип аңлатып үтте Айрат Мөҗәһит улы. 
РайПО шулай ук халыктан сарык йоны, терлек тиресе, макулатура җыю белән дә шөгыльләнә башлады. Дөрес, әлегә күпләп җыю мөмкинлеге юк. Мисал өчен, эшли башлаганнан алып бүгенгә кадәр барысы 650 килограммлап йон җыйганнар, шуның 450 килограммын Кукмарага итек басу фабрикасына илтеп тапшыра алганнар. Макулатура исә 350 килограммга якын җыелган. «Макулатураны мәктәп укучылары да җыеп тапшыра алса да бик яхшы. Бу бит хезмәт тәрбиясе дә», – дип үз фикерен белдерде бу җәһәттән район Башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев. 
«Авырлык белән булса да, халыкның РайПОга беткән ышанычын кабат яулый башладык. Табыш та әкренләп арта. Киләчәктә кибетләр ачу планнары да бар. Мәсәлән, Иске Гәрдәле авылында кибет ачтык, 2019 елга Яңа Мусабайны кибетле итәргә ниятлибез», – дип, планнары белән уртаклашты Айрат Арсланов. 

Фото район Башкарма комитетыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев