Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл яшьләре «Пушкин картасын» ничек куллана ала?

Илебездә бөек рус шагыйре Александр Пушкин исеме белән аталган яңа проект – «Пушкин картасы» дигән программа гамәлгә керде. Аның максаты – яшьләрне мәдәнияткә тарту. 1 сентябрьдән һәр яшь кеше театр һәм музейларга бушлай керү мөмкинлеге бирә торган картага ия була ала.  

Программа 14 яшьтән алып 22 яшькә кадәрге егет һәм кызларга  исәпләнгән. Әгәр дә кешегә 1 сентябрь көнне 22 яшь тулган икән, ул чагында карта алу мөмкинлеге юк. Татарстанда шул яшь аралыгындагы 331 меңнән артык кеше исәпләнә. 
Әлеге программада Россиянең барлык төбәкләрендәге мәдәни учреждениеләр катнаша. Ягъни яшьләр һәм үсмерләр музейларга, театрларга, концерт залларына, филармония һәм китапханәләргә бушлай йөри алачак. Географик яктан чикләүләр юк. Мисал өчен, Татарстанның берәр авылында яши торган үсмер «Пушкин картасы» белән Калининградтагы, я булмаса Владивостоктагы музейны барып карый ала. Әмма учреждениеләрнең бөтенесе дә программага кертелмәгән. Сүз уңаеннан, шәхси мәдәни оешмалар да катнаша, тик алар арасында шоу-бизнеска кагылганнары юк. Татарстанда махсус комиссия төзегән исемлеккә 80 мәдәният учреждениесе кергән: 18 театр, 10 концерт мәйданчыгы, 27 музей, 21 мәдәният йорты һәм клуб, 4 мәдәни оешма. Бүгенге көндә инде яшь кеше сайлый алачак, татар һәм рус телендә үтәчәк 725 чара билгеләп куелган. Программага кертелгән мәдәни чаралар афишасы белән «Культура.РФ» порталында танышырга мөмкин.
«Пушкин карта»сын «Дәүләт хезмәтләре» («Госуслуги») порталында рәсмиләштерергә була. Моның өчен башта порталда теркәлергә кирәк. Теркәлгәннән соң, «Дәүләт хезмәтләре. Мәдәният» («Госуслуги. Культура») кушымтасын смартфонга йөкләргә һәм аңа «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы үз логин һәм паролеңне язып, «Пушкин картасы» чыгуын расларга кирәк булачак. Шуннан соң виртуаль форматта карта хуҗасының исемен алып булу мөмкинлеге туачак. Ә пластик «Пушкин картасын» «Почта Банк»ның теләсә кайсы бүлегендә шәхесне раслаучы документ (паспорт яки СНИЛС) күрсәтеп алып була. Чаралар афишасы «Дәүләт хезмәтләре. Мәдәният» («Госуслуги. Культура») кушымтасында яисә РФ Мәдәният сайтында куелып барачак. Яшьләр үзләре сайлап, төрле музейлар һәм театрларга йөри алачак.
Билетны кеше үзе өчен генә сатып алырга хокуклы. Мисалга, Гали Вәлиев концертка берәрсен алып барасы килеп, ике билет ала икән, бу очракта ике урында да аның үзенә генә утырырга туры киләчәк. Чөнки билетлар да исемле итеп сатыла һәм аларны җентекләп тикшерәчәкләр. 
Быел картага 3 мең сум акча салына, ул ел азагына кадәр тотылырга тиеш, чөнки калган сумма икенче елга күчми. Ә 2022 елның 1 январеннан картага 5 мең сум салына һәм ул бер елга исәпләнә.
Шәһәр җирендә мәдәни чаралар, учреждениеләр белән проблема күренми. Ә менә авылларда, районнарда туган якны өйрәнү музейлары, мәдәният йортларыннан тыш, әллә ни сайлау мөмкинлеге юк диярлек. Ләкин үсмерләр һәм яшьләр Казан, Чаллы, Әлмәт кебек шәһәрләргә йөри алачак. Кайбер труппалар авылларга, районнарга килеп чыгыш ясаганда да «Пушкин картасын» кулланып булачак. 

/ Фото редакция архивыннан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев