Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл урамнары такыр

Тукай районы – республикада үзара салым программасында актив катнашучы районнарның берсе. Быел авыл жирлекләрендә программа нигезендә 91 млн сумлык төзекләндерү-яңарту эшләре башкарылачак. Бүгенге көндә 30 миллион сумга эшләр төгәлләнгән. Күпчелек проектлар тендер узу, смена ясау этабын уза. Төзелеш-төзекләндерү эшләрен көзгә кадәр төгәлләү бурычы тора. 

Мусабай авылы халкы үзара салым җыюда ел да 100 процент катнаша. Әлеге программа эшли башлаганнан бирле Мусабай-Завод җирлегендә авыл яшәешен уңайлы итү өчен күләмле эшләр башкарылды. Әйтик, янгын депосы төзелде, балалар мәйданчыклары барлыкка килде, зиратка бару юллары салынды, койма белән әйләндереп алынды, чишмәләр төзекләндерелде. Быел авыл халкы узара җыелган акчаны юллар ремонтлауга тотарга булган.
Дәүләт тарафыннан финанслангач, җирлек бюждетына 1 миллион 800 мең сум акча кайтты. Аңа Ташкичү авылының Күлле урамында юл төзекләндерелде, Кызыл Байрак авылы зиратында хуҗалык кирәк-яраклары өчен бина төзелде, тулысынча җиһазландырылды. Ә җирлек үзәгенең өч урамында – Киров, Муса Җәлил, Якупов урамнары юлларына вак-таш түшәлде. Барлыгы бер километрдан артык юл.
«Якупов урамындагы юл аеруча тузган иде. Өченче ел бу урамда су торбалары сузган идек. Эшчеләр юлны аркылыга казып чыктылар. Бу хәлне катлауландырды – кызыл балчык чыкты, баткаклык барлыкка килде. Гел йөрешле түгел иде», – ди җирлек башлыгы Фәридә Гыйләҗева.
Әлеге урамда, нигездә, олы яшьтәге кешеләр яши. Барысы да үз гомерен авыл хуҗалыгы тармагына багышлаган кешеләр. Әйтик, Зәкия Закирова элеккеге алдынгы «Муса Җәлил» колхозының склад мөдире, Роза Абдуллина, Асия Гыймаева, Әсһәния Нуретдинова, Гөлсинә Сафина – алдынгы сыер савучылар, Рәсимә Мөхәммәтгәрәева – ашханә мөдире. Бүген алар лаеклы ялда. «Алар барысы да тынгысыз һәм авыр хезмәт ияләре булдылар. Авылыбызның хөрмәтле кешеләре. Һичшиксез, алар лаеклы шартларда яшәргә тиеш. Шуңа өлкән яшьтәге кешеләребез өчен уңайлыклар тудыру – безнең өчен мөһим бурычларның берсе», – ди җирлек башлыгы. 
Бүген урамның буеннан-буена таш юл салынган. Урамда яшәүчеләр аннан бик канәгать. «Яңа юл шоссе юлы кебек – тип-тигез. Хәзер рәхәтләнеп йөрибез. Янгыр яуса да резин итек киясе юк», – ди Рәсимә Мөхәммәтгәрәева. 
Гомумән, үзара салым программасы нигезендә җирлектәге үзгәрешләргә аларның карашы уңай: «Без бик авыр шартларда үскән, эшләгән, яшәгән буын. Хәзер, шөкер, яшәү шартларыбыз мактанырлык. Дәүләт программалары эшли – авылыбыз елдан-ел үзгәрә, ямьләнә, чәчәк ата. Җирлек башлыгы Фәридә Әхмәтовна да тынгысыз кеше. Авыл халкы өчен җан атып тора. Пенсия дә вакытында килә. Моның өчен республика җитәкчелегенә зур рәхмәт. Иң мөһиме, еллар имин булсын! Илгә сугыш кебек бәла-казалар гына килмәсен», – ди Әсһәния Нуретдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев