Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл хуҗалыгы министрлыгы «Минем кече Ватаным» бәйгесендә катнашырга чакыра

Бәйгедә авыл тарихы, крестьян шәҗәрәләре; Россия халыкларының традицияләре һәм кәсепләре; авылның киләчәге, заман шагыйрьләренә багышланган номинацияләр бар.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Минем кече Ватаным» бәйгесендә катнашырга чакыра. Бәйгедә катнашып, туган авылыгыз турында сөйләү, яраткан авылыгызның традицияләре һәм матурлыгы турында башкалар белән бүлешү мөкинлеге булачак. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бәйге җиде номинациядә үткәрелә:

  • Авылым торак пунктының тарихы — «Авыл җиңүе»;
  • Туендыручылар буыны;
  • Крестьян шәҗәрәләре;
  • Россия халыкларының традицияләре һәм кәсепләре;
  • Хыялымдагы авыл — авылның киләчәге.
  • Безнең заман шагыйрьләре;
  • Авыл блогеры.

Конкурс 2 этапта уздырыла. Беренче этапта (15 августка кадәр) — гаризалар «Авылның мәдәни-тарихи мирасы» мәгълүмат порталы кабул ителә. Икенче этап кысаларында (31 октябрьгә кадәр) жюри конкурс эшләрен бәяли, конкурс номинантлары билгеләнә, конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасына әзерләнү һәм аны уздыру башкарыла.

Номинацияләр һәм конкурста катнашу кагыйдәләре турында https://nasledie-sela.ru/ сайтында укырга мөмкин.

Бәйге Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә Россия авыл яшьләре берлеге тарафыннан уздырыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев