Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авылдашлар, өмәгә кайтыгыз!

Күзкәй авылы зиратында яз көне генә бик күп авылдашлар катнашында байтак эш башкарылды: буш җирләрне баса башлаган кыргый агачлар киселде, буяудан бушаган банкалар, чүпкә әйләнгән кәгазь "чәчәкләр" җыештырылып, чүплеккә илтелде. Өмәдә катнашучыларга Аллаһының рәхмәте яусын. Чүпләмәскә, саклап тотарга кирәк иде дә бит, чүпләнә шул: кәгазь чәчәкләрне дә алмаштырып, искеләрен ташлап...

Күзкәй авылы зиратында яз көне генә бик күп авылдашлар катнашында байтак эш башкарылды: буш җирләрне баса башлаган кыргый агачлар киселде, буяудан бушаган банкалар, чүпкә әйләнгән кәгазь "чәчәкләр" җыештырылып, чүплеккә илтелде. Өмәдә катнашучыларга Аллаһының рәхмәте яусын. Чүпләмәскә, саклап тотарга кирәк иде дә бит, чүпләнә шул: кәгазь чәчәкләрне дә алмаштырып, искеләрен ташлап китәләр, банкалар, буяу пумалалары да каберстанның ихатасы буенда аунап кала. Шуларны җыештыру, кипкән үләннәрне алу, кыскасы, мәңгелек йортыбызны кышка чиста килеш кертү өчен 28-29 сентябрьдә тагын өмәләр үткәрергә булдык. Авылда яшәүчеләрне генә түгел, якыннары каберстаныбыз куенына куелган шәһәрдә яшәүче авылдашларыбызны да өмәгә чакырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев