Яңалыклар

Автоледиларга чәчәкләр

8 Март Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Тукай районы Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәткәрләре белән берлектә «Автоледиларга чәчәкләр» акциясен үткәрделәр.

ЮХИДИ инспекторлары руль артында барган хатын-кызларны туктатып чәчәкләр бүләк иттеләр, бәйрәм белән котладылар, аларга хәерле юл һәм игътибарлы булуларын теләделәр! Рәхмәт сүзләре һәм сөйкемле хатын-кыз елмаюлары полиция хезмәткәрләренең үзләре өчен дә өчен иң яхшы бүләк булды!

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев