Яңалыклар

«Автобабай» конкурсы үтә

17 сентябрьдә өлкән яшьтәге хатын-кызлар һәм ир-атлар машина йөртү осталыкларын сынаячаклар. Чара якынлашып килүче өлкәннәр көне кысаларында уздырыла. Ярышлар Яр Чаллының ЗЯБ бистәсендә Низаметдинов урамы, 26 йорт янында – ДОСААФ территориясендә үткәрелә.  Чара 11.00 сәгатьтә башлана. Ярышка 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар һәм 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар кертелә. Аларның «В» категориясе буенча машина йөртү таныклыгы булу шарт. Район этабында җиңүчеләр көчләрен 1 октябрьдә башкалабызда сынаячак. 

Катнашырга теләүчеләр 8-937-596-94-64 телефонына яки rezeda2007@mail.ru электрон почтасын заявка җибәрергә тиешләр. Анда  катнашучының исем-фамилиясе, әтисенең исеме, туу вакыты, пропискасы һәм элемтә өчен телефон номеры күрсәтелергә тиеш. 
 


Нет комментариев