Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җаваплы һәм кирәкле хезмәт

Бүген прокуратура хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Быел ул ил күләмендә 27нче тапкыр уза. Моннан кала, Россия прокуратурасының барлыкка килүенә дә бүген 300 ел тула.

Әле Петр I заманында ук оештырылган әлеге хокук институты күп еллар буе дәүләтнең ышанычлы терәге һәм халык белән җәмгыятне законсызлыктан, гаделсезлектән саклап килүче мөһим оешмасы булып торды. Бүгенге көндә дә прокуратура хезмәткәрләре әлеге юнәлештә зур эш башкаралар. 
Тукай районы прокуратурасының тарихы 1976 елда, Чаллы шәһәренең районнарга бүленеп, алар буенча прокуратуралар барлыкка килгәндә башлана. Бу вакытта яңа гына оешкан Тукай районына прокурор итеп Насыйх Хәйруллин билгелә. 
Ул вакытларда район прокуратурасы әле шәһәр прокуратурасына буйсынып эшләгән була. Ә менә 1995 елда Тукай районы прокуратурасы мөстәкыйль эш итә башлый.    
– Җәмәгатьчелек прокуратураның кеше, дәүләт мәнфәгатьләрен кайгыртудагы, закончылык һәм хокук режимын ныгытудагы ролен аңлап белгәндә генә безгә ышанычын күрсәтә, абруйлы итә, – ди район прокуроры Айрат Галимәрданов. 
Саннар прокуратураның никадәр эш башкарганын төгәл, аерым-ачык күрсәтә. Мәсәлән, үткән 2021 елда прокуратура федераль законнарны бозуның 673 очрагын ачыклаган, 1 млн 237 мең сум зыян белән бәяләнгән 32 дәгъва хаты судка җибәрелгән, 160 кеше дисциплинар җаваплылыкка тартылган, 37есе кисәтелгән һәм 30ына административ штраф салынган. Шулай ук гомуми күзәтчелек нәтиҗәләре буенча 4 җинаять эше кузгатылган. 
Прокуратура торак һәм эш белән тәэмин итү тармагында, шул исәптән хезмәт хакы түләү өлкәсендә шактый күп закон бозу очракларын ачыклаган. Прокуратура хезмәткәрләренең эшчәнлеге нәтиҗәсендә хезмәт хакы буенча бурычлар түләтелгән. Шулай ук инвалидларның реабилитация өчен кирәкле техник җаһазлар алуга, шикәр диабеты белән авыручы балаларга кирәкле материаллар алуга хокуклары кире кайтарылган.  
Халык белән тыгыз эшләү прокуратура өчен мөһим әйберләрнең берсе.  Ел саен прокуратура гражданнардан күпсанлы мөрәҗәгатьләр кабул итә. Әйтик, үткән ел гына шундый 740 мөрәҗәгать кергән. Алар башлыча хезмәт, җир турындагы законнарның үтәлешенә кагыла. 
 Быел да район прокуратурасы законнарның үтәлеше, хокук тәртибен ныгыту һәм гражданнарның, җәмгыятьнең һәм дәүләт хокукларын, мәнфәгатьләрен яклау юнәлешендә эшен дәвам итәчәк.  


Айрат Галимәрданов: «Прокуратурада эшләүче барча хезмәттәшләремә бәйрәм уңаеннан бары тик сәламәтлек, түземлек, гаиләләренең исән-имин булуларын телим. Кирәкле һәм җаваплы эшебездә уңышлар гына юлдаш булсын! 
/ Фото район прокуратурасыннан алынды. 

 
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X