Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ашыккан

Узган атна дәвамында район территориясендә өч юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Соңгысы 15 сентябрьдә Яр Чаллы – Водозабор юлының бишенче километрында булган. Чаллыда яшәүче 39 яшьлек ир-ат «Гранта» машинасында үзеннән алда баручы «Мицубиси»га бәрелгән. Тикшерү вакытында ачыкланганча, ул тизлекне тиешледән арттырган, шуның өстенә дистанция дә сакламаган. Һәлакәттә «Гранта»ның алгы утыргычында барган 37 яшьлек хатын-кыз төрле имгәнүләр алган. Аны БСМПга алып киткәннәр. 

Дүшәмбе көнне исә тизлек арттыру белән бәйле тагын бер һәлакәт теркәлде. Яр Чаллы – Сарман трассасында «Рено Логан» белән «Лада 211210» бәрелеште. Авариядә беренче автомобильнең 47 яшьлек йөртүчесе гаепле. Шунысы аянычлы – кагыйдә бозмыйча хәрәкәт иткән автомобильдә баручылар зыян күрде, алар арасында 15 яшьлек бала да бар. 
ЮХИДИ хезмәткәрләренең белдерүенчә, узган атна барышында иң күп беркетмә куркынычсызлык каешын такмаучыларга карата төзелгән. Андый очраклар 77 булган. ОСАГО полисын кирәк дип санамаган 49 йөртүче тоткарланган. Юл йөрү кагыйдәләренә битараф караган 17 җәяүлегә карата административ беркетмә төзелгән. Шулай ук инспекторлар балаларны махсус утыргычсыз алып бару, руль артында телефоннан сөйләшү, ярамаган урында транспорт чарасын узып китү кебек хокук бозуларны теркәгәннәр. 
Юл күзәтчелеге буенча, «Яр Чаллы – Водозабор – Белоус» автоюлына тикшерү үткәрелгән. Бу – мәктәп автобусы маршруты да. Участокта юл билгеләренең, юл сызыкларның җитмәве, юлның тараюы ачыкланган. Җитешсезлекләрне төзәтергә кушып, башкарма комитет җитәкчесенә хат юлланган.

Фото район ЮХИДИ бүлегеннән алынды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X