Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Архив өчен яңа бина өлгерә

Нефтебаза поселогында яңа архив бинасы өлгереп килә. Элеккеге балалар бакчасы бинасын реконструкцияләү «Муниципаль архивларны төзекләндерү» республика программасы кысаларында алып барыла. Төзүчеләр биредә 2020 ел башыннан эшли. Объектны ел азагында файдалануга тапшыру планлаштырылган.

Әлеге объектның заказчысы – ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе. Проектчысы – «Камстройпроект» ҖЧҖ. Подрядчы «Газстройсервис» ҖЧҖ соңгы елларда гына Тукай районында берничә объектны файдалануга тапшырды. Оешманың директоры Равил Ярмиев белдерүенчә, архив урнашачак бинада башкарыла торган реконструкция эшләре 36 миллион сумга  төшә. Балалар бакчасы бинасы тулысынча үзгәртелеп, архив өчен яраклаштырыла.  
– Төзелеш эшләре проект буенча алып барыла, – дип аңлата төзелеш мәйданында эшләрне оештыручы Илназ Харисов. – Нигезеннән алып, бөтен корылманы тикшерү экспертизасы үткәрелде. Плитәләр арматура һәм бетон белән ныгытылды. Архив бинасы аерым таләпләргә җавап бирергә тиеш. Әйтик, бинаның эчке бүленеше проектка туры китереп үзгәртелде, стеналарның күбесе сүтеп алынды, яңалары корып куелды. Берничә тәрәзә томаланды, чөнки архив документларын саклауның үз тәртипләре бар. Документлар сакланачак бүлмәләрдә идәннәр кат-кат арматура һәм бетон белән ныгытылды. 
Объектның фасады төрле төстәге сайдинг белән тышланган. Ишек-тәрәзәләр яңартылган. Керү урынында инвалидлар өчен пандус урнаштырылган. Эчке һәм тышкы инженерлык корылмалары – җылыту, су үткәрү, канализация системасы торбалары үткәрелгән. Җилләтү җиһазлары урнаштырылган. 
Хәзерге вакытта төзелеш эшләренә 25 кеше җәлеп ителгән, алар 1500 квадрат метр мәйданлы, ике катлы бинаның эчке бизәлеше белән мәшгуль: стеналарны тигезлиләр, буяу өчен әзерлиләр, идәннәрне тигезләп, плитә, линолеум җәяләр. Эчке бизәлештә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә аеруча игътибар бирелә, тиз кабынучан материаллар кулланылмый. 
Төзелеш объектында шулай ук электриклар, интернет, сигнализация, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, җилләтү җайланмаларын көйләү-челәр эшли. «Белгечләр «Газстройсервис»ның үзенеке. Алар барысы да тәҗрибәле. «Безгә тапшырганнар икән, ышанычны акларга тиешбез», – ди прораб Илназ Харисов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев