Арчада милли мәгариф буенча август киңәшмәсенең секция утырышы узды
Яңалыклар

Арчада милли мәгариф буенча август киңәшмәсенең секция утырышы узды

Арча районында «Милли мәгариф: традицион кыйммәтләр һәм заманча технологияләр» темасына Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләре август киңәшмәсенең милли мәгариф буенча секция утырышы оештырылды.

Әлеге мөһим чарада Тукай районыннан милли мәгариф өчен җаваплы методист Л. Вильданова, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе Л. Умнова һәм Күзкәй урта мәктәбе директоры Л. Галиева катнашты.

Район мәдәният йортында узган пленар өлештән соң, белгечләр Арча шәһәре мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында оештырылган методик мәйданчыкларда тәҗрибә уртаклаштылар, ә очрашу Г. Тукайның Яңа Кырлайдагы дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексында тәмамланды.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев