«Аның җырлары безне тәрбияләде»
- Владимир Высоцкийның 80 еллыгына китаплар күргәзмәсе һәм балалар өчен ачык дәрес әзерлим, - дип сөйли Калмия авыл китапханәсе мөдире Энҗе Галиәхмәтова. - Мин үзем бу талантлы шагыйрь, җырлар башкаручы һәм актерның иҗатын яратам, ул катнашкан киноларны бик теләп карыйм.
«XX гасыр кумирлары» исемлегендә Владимир Высоцкий Юрий Гагариннан бераз гына калышып, икенче урында тора. Бу хакта 2010 елны Бөтенроссия җәмәгать фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) уздырган сораштыру нәтиҗәләре сөйли. Якташларыбыз арасында Высоцкий иҗатын яратучыларның санын ачыклау өчен без газетабызның «ВКонтакте» социаль челтәрендәге рәсми «бите»ндә сораштыру уздырдык. Катнашучыларның 21 проценты «Высоцкийның иҗатын яратабыз», дип җавап бирде, 55 процент - аның «иҗаты белән таныш», 8 процент «җырлары ошамый» дигән җавапларны сайладылар. Калган катнашучылар «Высоцкий турында беренче тапкыр ишетәм» (6 процент) һәм «нәтиҗәләрне белер өчен генә катнаштым» (10 процент) дип җавап бирделәр.
Высоцкий җырларының үзенчәлекләре нәрсәдә - бу сорауга аның иҗатын яратучылар үз фикерләрен белдерделәр.
Анна, 43 яшь:
«Әтием бик яратып тыңлый иде аның җырларын. Балачактан ук Высоцкийның магнитофон тасмаларыннан яңгыраган тавышын тыңлап үстем. Яраткан җырларын аерып әйтә алмыйм, чөнки алар бик күп. Аның һәрбер сүзе ихластан язылган».
Марат, 64 яшь:
«Высоцкийның җырларын Мәскәүдә укучы студентлар магнитофон тасмаларына яздырып кайттылар. Шуны тыңлап, сүзләрен язып, гитарада җырларын башкара идек. Аның шәхси сыйфатлары турында төрле фикерләр булса да, шагыйрь буларак ул бик талантлы, халыктан чыккан артист һәм җырларын да халык өчен башкарды. Нәрсә турында гына язса да, ул ышанырлык, дөрес итеп язды. Сугышта булмаса да, сугыш темасына язган җырлары үзәккә үтәрлек. Патриотик темасы да минем өчен бик якын. Аның җырлары безнең буынны тәрбияләде. 1993 елны чыккан Высоцкийның 4 томлык шигырьләр җыентыгын үземнең өстәл китабым, дип әйтә алам».
Ольга, 60 яшь:
«Высоцкийның аңа гына хас энергетикасы, кабатланмас шәхси үзенчәлеге бар. Аның иҗаты күңел аша үтә, беркемне дә битараф калдырмый. Үземнең яшьтәшләрем арасында Высоцкийны яратмаган кешене белмим мин. Тыелган җырчы булса да, аның җырларын яздырган магнитофон тасмалары кулдан кулга йөри иде».
Марсель, 58 яшь:
«Безнең буын өчен ул кумир булды, концертларына эләгү - зур бәхет. 1977 елны Высоцкийның Казандагы концертында булдым, билетын әлегәчә саклыйм. Сәхнәгә берүзе гитарасын күтәреп чыга да, тулы залның игътибарын үзенә җәлеп итеп тота иде».
Әнвәр, 50 яшь:
«Высоцкий иҗатының сере нәрсәдә? Ул һәрбер кешене аңлый белә иде һәм аны да һәрберсе аңлый иде. Высоцкийны мин Пушкин белән чагыштырыр идем. Аның иҗаты күпкырлы һәм һәр кешегә аңлаешлы. Чаллыда Высоцкий истәлегенә багышланган үзенә күрә уникаль үзәк оешкан, биредә төрле төбәкләрдән кешеләр очрашуларга җыела, яшьләр дә килә. Һәрбер кеше Высоцкийны үзенчә кабул итә. Аның иҗатын яратмаучылар да бар, ләкин алар әле аны аңлап бетермәгәннәрдер, дип уйлыйм мин. Аның җырларын киләчәктә дә тыңларлар».
Ел саен Владимир Семенович Высоцкий истәлегенә багышлап чаралар үткәрәлә. 25 гыйнвар көнне 17 сәгатьтә Яр Чаллыда Высоцкийның һәйкәле янында Искә алу кичәсе уза. Керү ирекле. Белешмәләр өчен телефон: 70-33-31. 27 гыйнвар көнне 18 сәгатьтә Круглое Поле поселогында «Юность» күпфункцияле үзәктә Высоцкий иҗаты буенча кичә дә үтәчәк.
Фото Яр Чаллы шәһәренең туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре тарафыннан бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев