Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җаннардан җанга күчкән җылылык

Өлкәннәр көне уңаеннан Иске Дөреш авылындагы «Балкыш» балаларны сәламәтләндерү лагеренда «Җаннардан җанга күчкән җылылык» («Тепло сердец даря друг другу») исемле зур бәйрәм чарасы үтте.

«Балкыш»та бәйрәм чарасына килгән өлкәннәрне көләч йөз, җыр-моң белән каршы алдылар. Әбиләр һәм бабайлар бер-берсе белән күрешеп, хәл-әхвәл сорашкан вакыт аралыгында сәхнәгә куелган видеоролик аша районыбызда яшәүче өлкәннәрнең иҗат җимешләре трансляцияләнде. Район хакимияте башлыгы Фаил Камаев кичәдә өлкәннәргә җылы котлау сүзләрен җиткерде: «Гомерләре хезмәттә үткән өлкәннәргә ихтирам белдереп, районыбызда мәдәни чаралар, бүләкләүләр, чәй өстәлләре оештырылды. Һәр авыл җирлегендә, хезмәт коллективларында, предприятие һәм оешмаларда 55 яшьтән узган бер кеше дә игътибардан читтә калмады. Матур чаралар оештырган авыл җирлекләре башлыкларына, оешма һәм предприятие җитәкчеләренә рәхмәт. Чөнки күпчелек өлкәннәр елына бер тапкыр – шушы бәйрәмдә генә очрашып аралаша. Өлкәннәребез сәяси вакыйгаларның да үзәгендә. Күптән түгел үткән сайлауларда гражданлык бурычын үтәүдә сез яшь буынга үрнәк булдыгыз. Сәламәтлеге, көч-егәре, илһамы ташып торган өлкәннәребез бүгенге көндә дә эшли. Булдыклы җитәкчеләребез һәм уңган-булган хезмәтчәннәребез, игенчеләребез, терлекчеләребез район дәрәҗәсен республика күләмендә алдынгы урынга чыгаруга иреште. Быел 175 мең тонна ашлыкны амбарларга салдык. Ирешелгән уңышларыбызга шөкер итеп, халкыбыз белән бергә-бергә, игелеген күреп яшәргә язсын. Хөрмәтле өлкәннәребез, сәламәт булып, бар яклап та ихтирам һәм хөрмәттә яшәргә язсын сезгә», – диде ул. Аннары район башлыгы җәмәгать эшләрендә актив катнашкан 14 кешене рәхмәт хаты белән бүләкләде. 
Районның ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе Галимҗан Зарипов ел буена башкарылган эшләр турында сөйләде. Районда 9863 пенсионерны берләштергән 26 ветераннар (пенсионерлар) оешмасы эшләп килә. 1833 пенсионер бүгенге көндә дә эшли. Районда яшәүче күпчелек өлкән буын сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тырыша. Май аенда пенсионерларның 9нчы республика спартакиадасы үтте. Безнең район командасы 3 призлы урын алды. Үзешчән сәнгатьтә катнашучы, җыр-моң яратучы пенсионерларыбыз район һәм республикабызда уздырылган мәдәни чараларда һәрвакыт теләп катнашалар. Тормышта төрлесе була – авырлык килгән пенсионерларга матди ярдәм күрсәтүче, аларның тормыш хәлен яхшыртырга тырышучы миһербанлы җитәкчеләребез бар. «Татарстан коммуналь челтәрләре» ҖЧҖ җитәкчесе Риф Миңнекәев, «Ярыш» хуҗалыгы җитәкчесе Рәсим Шәйхаттаров, «Гигант» хуҗалыгы җитәкчесе Риф Имамов, «Ирек» хуҗалыгы җитәкчесе Рөстәм Хаҗиев, Сәйдәшев исемендәге хуҗалык җитәкчесе Марат Сафин, «Р-Агро» ҖЧҖ җитәкчесе Ришат Хатыйпов, «Тукай Тепло-Газ» ҖЧҖ җитәкчесе Мөсәнниф Ханов һәм «Пассажирлар йөртү ассоциациясе» директоры Равил Төхбәтуллинга Галимҗан Зарипов зур рәхмәтен белдерде. 
Лаеклы ялда булсалар да, эш дәрте белән янган өлкәннәребез хезмәт урыннарында ихластан җәмәгать эшләрен алып баралар. Бу нисбәттән, Бәтке авылы китапханәчесе Галина Лысанова үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ул «Яшь буынны тәрбияләүдә өлкән буынның роле» дигән темага кызыклы лекция укыды. 
Аннары өлкәннәр концерт карап, мул табын артында сыйландылар. Хезмәт елларын сагынып искә алдылар, хатирәләрен яңарттылар. Бәйрәмнән алар күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф белән, әлеге матур чараны оештыручыларга рәхмәтләрен әйтеп таралыштылар.

Рөстәм ЗӘКИЕВ фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев