Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Аналарга багышлап

Халыкара Аналар көне чагыштырмача күптән түгел генә билгеләнеп үтә башлады. Әлеге бәйрәмнең төп бурычы - әниләр хезмәтенә һәм аналарның балалар хакына риясыз корбанына тиешле бәя. Балалар бакчасында Аналар көне аерым бер урын алып тора. Әлеге бәйрәмгә биредә бер кеше дә битараф кала алмый. Без дә Новотроицкое авылында урнашкан «Ромашка» балалар...

Халыкара Аналар көне чагыштырмача күптән түгел генә билгеләнеп үтә башлады. Әлеге бәйрәмнең төп бурычы - әниләр хезмәтенә һәм аналарның балалар хакына риясыз корбанына тиешле бәя. Балалар бакчасында Аналар көне аерым бер урын алып тора. Әлеге бәйрәмгә биредә бер кеше дә битараф кала алмый.

Без дә Новотроицкое авылында урнашкан «Ромашка» балалар бакчасының урта төркем балалары белән иң кадерле кунаклар - әниләр өчен бәйрәм оештырдык. Сабыйлар биредә җыелган тамашачыларга җырлар, шигырьләр, такмаклар, әйтемнәр, биюләр аша үзләренең эчкерсез яратуларын бүләк иттеләр. Әлеге кичәнең иң ямьле чыгышларының берсе «Наступает праздник мам» дигән җырны башкару һәм «Что такое доброта» дип исемләнгән бию булды. Бәйрәм уеннар, ярышлар, балалы-әниле күмәк биюләр белән үрелеп барды. Әлбәттә, иң дулкынландыргыч мизгел: сабыйларның кадерле әниләренә, әбиләренә ихластан үз куллары белән эшләнгән бүләкләрен тапшыру булды. Бәйрәм барлык җыелган кешеләргә хуш килде, дип яза «Ромашка» балалар бакчасы тәрбиячесе Әминә Гавсетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев