Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ана капиталы тапшырылды

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан, тантаналар сараенда ана капиталы сертификатлары тапшырылды. Тукай районының 2 гаиләсе ана сертификатына ия булды. Тантаналы чарада ЗАГС идарәсе башлыгы җитәкчесе Равилә Зарипова һәм Чаллы шәһәренең Үзәк районы башлыгы Эдуард Фәттахов катнашты.

Ана капиталы программасы 2007 елдан бирле гамәлдә. Бу ярдәм акчаларының иң кирәкле юнәлеше торак шартларын яхшырту булып тора. Программа 2026 елга кадәр озайтылды, ягъни бала туса яки 2026 елның 31 декабренә кадәр уллыкка сабый алынса сертификат бирелә. Шул ук вакытта, сертификатны алу һәм аны файдалану вакыты чикле. Быелның 1 февральеннән ана капиталы күләме артты. Беренче бала тугач, гаилә 524 527, 90 сум алачак. Алга таба гаиләдә икенче бала тусаа, капитал күләме 168 616,2 сумга артачак.

/Фото Яр Чаллы ЗАГС идарәсеннән алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев