Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алтын йөрәкле сез, укытучылар!

Укытучы һөнәре элек-электән мактаулы, зур хөрмәткә ия профессия булып саналган. Аеруча авылда яшәп, авыл балаларына белем биргән мөгаллим алтын йөрәкле кешегә тиңләнгән.

5 октябрь – Укытучылар көне бәйрәме уңаеннан, Тукай районхакимияте хезмәткәрләре, мәгариф идарәсе җитәкчелеге район мәктәпләренә чыгып, педагогларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, аларга грамоталар, чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр тапшырдылар. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Бариев белән без дә бу көнне Биклән һәм Кенәз мәктәпләренә бардык. – Мөгаллимлек һәрвакыт ихтирамга лаек профессияләрнең берсе иде. Хәзерге вакытта да ул үзенең әһәмиятен, дәрәҗәсен югалтмый. Өлкән буын укытучылары урынына алмашка яшь кадрларның килүе дә бик сөенечле күренеш. 
Һәм бүгенге көндә безнең районда мөгаллимнәргә шөкер, кытлык юк, укытучылар саны җитәрлек. Район башлыгы Фаил Камаев, район башкарма комитеты һәм шәхсән үземнең исемнән барыгызны да шушы матур бәйрәм белән ихластан тәбриклим, – дип, ул җылы теләкләр әйтте. Аннары, Илфак Шамил улы педагогикада күп еллар эшләгән, үз һөнәрләрендә әһәмиятле казанышларга, уңышларга ирешкән укытучылар: Биклән мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Лилия Фәхретдиновага, Кенәз урта мәктәбе укытучысы Лилия Харматуллинага, 
Сосновый Бор поселогының «Солнышко» балалар бакчасы мөдире Надежда Андровага, тәрбияче Ирина Кузьминага һәм Татарстан поселогының «Лебедушка» балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлназ Бәдретдиновага район башлыгы Фаил Камаев, ТРсы Фән һәм мәгариф министрлыгы, район мәгариф идарәсе исеменнән Мактау грамотлары, чәчәкләр, истәлекле бүләкләр тапшырды. Кенәз мәктәбе педагогы Наталья Елкина исә ТРсы Мәгариф министрлыгының «Мактаулы остаз» мактау билгесе белән бүләкләнде. Мәктәп директорлары да үз хезмәткәрләренә эшләрендә 
уңышлар, гаилә бәхете теләп, чыгыш ясадылар. Аннары, укытучыларны мәктәп укучылары көче белән әзерләнгән концерт программасы көтте. Җырлыбиюле, шаян номерлар берәүне дә битараф калдырмады. Район мәктәпләренең актлар залы бу көнне гел күңелле көйләргә, авазларга, дәррәү алкышларга гына күмелеп торды. Без дә үз чиратыбызда район мәктәпләрендә фидакарь хезмәт куючы, үсеп килүче буынга төпле белем, тәрбия бирүче, балаларга икенче әти һәм әни булган мөгаллимнәребезгә эшләрендә уңышлар, гаилә бәхете, исәнлек-иминлек телибез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев