Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алма пирогы

Алмадан  менә дигән камыр ризыклары пешерергә дә була. Бик тәмле алма пирогын пешереп карагыз әле!

Кирәк: 3 йомырка, 1 стакан шикәр комы, 1 кап камыр көпшәкләгеч, 1 кап маргарин, 1 кап ванилин, аз гына тоз, он, 5-6 алма.
Эш тәртибе: Маргаринны эретеп, 3 йомырка сарысы, 0,5 стакан шикәр комы, он, тоз, камыр көпшәкләгеч, ванилин кушып, уалучан камыр басабыз. Аның 1/3 өлешен туңдыргычка куябыз. Калганын кул белән тигез итеп табага җәябез. Өстенә алма уабыз. Калган 0,5 стакан шикәр комын йомырка агы белән туглыйбыз. Аны алма өстенә агызабыз. Пирогның өстенә туңдыргычтан алынган камырны эре угычтан уып сибәбез. Пирогны 180 градуска кадәр кызган мичтә 30-35 минут пешерәбез. Чәйләрегез тәмле булсын!

/фото редакция архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев