Алкоголь гаеплеме?
Дүшәмбе көнне иртән Югары Суыксу авылында ике ир-атны үтерү очрагы турында коточкыч хәбәр килде. Урынга район прокуроры Айрат Галимәрдәнов чыкты. Аның белдерүенчә, әлеге ир-егетләр шушы җирлектә урнашкан бер предприятиедә эшләгәннәр. Мөслим районыннан килгән булганнар. Берсенә 46, икенчесенә 52 яшь булган. Кәеф-сафа корып утырганда шулай ук шунда эшләүче 36 яшьлек ир-ат белән сүзгә килгәннәр. Өченчесе башта бер шешәдәшенең муенына пычак кадаган, аннары качып барганда икенчесен куып тотып үтергән.
Бу турыда хәбәр экстрен хезмәтләргә барып ирешүгә, җинаятьтә шикләнелүчене урындагы участок вәкаләтлесе кайнар эздән тоткарлаган.
Айрат Галимәрдәнов РФ Җинаятьләр Кодексының 105 маддәсе 2 өлеше а) пункты буенча (ике кешене үтерү) җинаять эше кузгатылганлыгын белдерде. Тикшерү прокуратураның аерым контролендә.
Тукай районында урнашкан бакчачылык ширкәтләренең берсендә алкоголь кулланган ике ир-ат арасында да тавыш чыга, нәтиҗәдә берсе икенчесенә балта күтәрә. Фаҗига хатын-кыз аркасында чыга. Зыян күрүче исән кала, аны больницага алып китәләр. Табиблар аның баш сөяге, теш казналары, кабыргалары сынган булуын билгели. Әлеге факт буенча шулай ук җинаять эше кузгатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев