Алименттан качар өчен фамилиясен үзгәрткән
Әлмәттә яшәүче берәү баласына алимент түләмәс өчен фамилиясен, исемен һәм әтисенең исемен алыштырган. Ике ел эчендә аның бурычы ярты миллион сумга җиткән булган. Бу хәлне суд приставлары паспорт өстәленә запрос ясаганда ачыклаган.
Суд приставлары бурычлы әлмәтле теркәлгән фатирга чыгалар. Өйдә аның сеңлесе була һәм ул приставларга абыйсының яшәгән адресын әйтә. Приставлар фатирда булган милеккә арест сала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев