Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алиментны бала үскәч тә түләргә кирәк

Алимент түләмәгән өчен колониягә ябу, сөргенгә җибәрү кебек җәзалар элек тә булган.

Алимент түләмәгән өчен иректән мәхрүм ителү яный. Закон буенча административ җәза бирелгәннән соң, кеше алиментын ике ай дәвамында түләмәсә, аны җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкиннәр.

Алимент түләмәгән өчен колониягә ябу, сөргенгә җибәрү кебек җәзалар элек тә булган. 1960 елларда алимент түләмәүчеләр белән партком, профсоюз оешмалары гына түгел, гади халык та көрәшкән. Алимент түләмәүчеләрнең фотолары махсус хурлык стендларында эленеп торган.

Хәзер дә бу мәсьәлә көн кадагында. Татарстан суд приставлары узган елгы эшчәнлекләрендә дә төп игътибарны алимент түләмәүчеләрне барлауга юнәлткән. Республикада бу мәсьәлә буенча аерым комиссия дә оешты. Аны Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин җитәкли. Әлеге комиссия прокуратура, социаль яклау бүлекләре, эш белән тәэмин итү үзәкләре, суд приставлары органнары белән тыгыз элемтәдә эшли.

Былтыр меңнән артык алимент түләмәүче ата-ананың эзенә төшкәннәр. Алимент түләмәүчеләр, гадәттә, 30-42 яшьләрдәге ир-атлар. Аларның яртысының диярлек керемнәре рәсми төстә теркәлмәгән. Кайберләре әти-әни хокукыннан мәхрүм ителгән, эчкечеләр, тәртипсез тормыш алып баручылар да җитәрлек. Кызганыч, хатын-кызлар арасында да «күке» әниләр очрый. Аларның саны 2 меңгә якын. Алимент түләмәүчеләр арасында хәтта 66 яшеннән узганнар да бар. Суд приставлары алимент түләмәүчеләр белән закон тарафыннан рөхсәт ителгән бар алымнарны да файдалана. Бурыч 10 мең сумнан арткан очракта, ил чиген чыгу тыела. Шулай ук транспорт чаралары белән идарә итүне тыярга да мөмкиннәр. Алимент акчаларын хезмәт хакларыннан, пенсиядән дә тотып калалар.

Кайберәүләр: «Бала үскәч, алимент түләмәсәң дә була», – дип улына, кызына 18 яшь тулганны көтә. Әмма закон нигезендә, түләнмәгән алиментларны бала 18 яшь тулганнан соң да сорарга хокуклы.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев