Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Алга» – уникаль спорткомплекс

Түбән Суык-Су авылында моңа кадәр Тукай районында аналогы булмаган универсаль спорт комплексы төзелә. 1 мең 400 кв. м мәйдан биләүче әлеге объектка республика бюждетыннан 110 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелде. Төзелешне «Евростиль» ҖЧҖ оешмасы алып бара. Универсаль спорт залы тиздән ачылачак. Тукайлыларның күпчелек тавышы белән аңа «Алга» исеме биреләчәк.

Бүгенге көндә төп эшләр башкарылган: бина төзелеше тәмам, җылылык, вентиляция системасы, канализация, су, электр челтәр-ләре үткәрелгән. Хәзер эшчеләр бинаның эчке өлешнең бизәү һәм бинага тротуар салу белән мәшгуль. Алга таба территорияне төзекләндерү һәм яшелләндерү каралган. Спорт җайланмалары кайтарылачак.
Бина ике катлы. Спорт залы уку-күнегү дәрес-ләре өчен каралган, анда баскетбол, волейбол, мини-футбол уйнарга да мөмкин булачак. Шулай ук биредә 10 төрле тренажер, йөгерү юллары урташачак. Икенче катта махсус келәмнәр җәеп, милли көрәш залы булдыру күздә тотыла. Ике катта да тренерлар өчен кабинетлар, спорчылар өчен киенү-чишенү бүлмәләре, санузел, юыну бүлмәләре булдырылачак. Бина видеокүзәтү белән җиһазландырылган. 
– Районда массакүләм спортны үстерү өчен менә дигән урыныбыз булачак. Бу юнәлештә соңгы елларда күп эшләр башкарыла. Районкүләм спорт чараларын уздыру өчен заманча спорт залы Сосновый Бор поселогында да бар. Ул 2012 елда федераль программа хисабына төзелде. Ә бу яңа универсаль спорт залы бар спорт төрләрен дә бер урында берләштереп торачак. Беренче чиратта биредә спорт мәктәбе яшьләре шөгыльләнәчәк, аннары – район данын яклап чыгыш ясаучы җыелма командалар. Сер түгел, спортчыларыбыз арендалаган бинада тренировка уздыралар иде. Көрәшчеләр мәктәп спорт залларына йөрде. Хәзер алар өчен заманча уңайлыклар булачак. Шулай ук, биредә теләге булган барлык кеше – балалар да, өлкәннәр дә спорт белән шөгыльләнә алачак. Түбән Суык-Су җирлеге шәһәргә дә якын урнашкан. Аңа һичшиксез танылган спортчылар тартылыр әле, – диде район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев.
«Яңа спорт комплексы базасында чаңгы трассасы булдыру нияте дә бар», – ди Илнур Ракипович. Бу юнәлештә аерым эш бара. Иштирәк егете Венер Зайцев Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең максатчан стипендиаты. Ул универсаль спорт комплекста профессиональ чаңгы спорты белән шөгыльләнәчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев