Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Алга» белән алга

Тукай районында елның төп вакыйгасы – Түбән Суыксу авылында моңа кадәр аналогы булмаган «Алга» универсаль спорт комплексы ачылды. Тантанада район башлыгы Фаил Камаев, ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Көрәш федерациясе президенты Марат Әхмәтов, ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов катнашты. 

Дәрәҗәле кунакларны ипи һәм тоз белән каршы алдылар. Бинага бару юлында аларны Тукай районы символикасы төшерелгән футболка һәм бейсболкалар кигән, кулларына флаглар тоткан егет һәм кызлар, спорт мәктәбе тренерлары, спортчылар озата калды. 
– Без бу вакыйганы зарыгып көттек, – диде район башлыгы Фаил Камаев. – Районда актив рәвештә социаль объектлар төзелә. Быел гына район 1,5 млрд сум күләмендә инвестицияләр кертте. Районның үзәге булмаса да, эре җирлекләрдә спортны тотрыклы үстерү өчен бар шартлар да тудырылган. Круглое Поледа бассейныбыз бар, уен төрләре өчен Князево җирлегендә дә спорт комплексы булдырылды, Яңа поселогында заманча чаңгы трассасы төзедек. Ә биредәге яңа универсаль спорт залы бар спорт төрләрен дә бер урында берләштереп торачак. Авыл җирлекләрендә дә шушындый мәһабәт комплекслар төзү республика җитәкчелеге ярдәменнән башка тормышка ашмас иде. Моның өчен тукайлылар исеменнән зур рәхмәт белдерәм, – диде ул.
Бу вакыйгада ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Көрәш федерациясе президенты Марат Әхмәтовның катнашуы аерым әһәмияткә ия. 
– Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән халыкның яшәү шартларын уңайлы итүгә юнәлтелгән 100 программаның ачык чагылышы бу. Спорт корылмалары тукайлыларның сәламәтлеген кайгыртуга, актив яшәү рәвеше алып баруга ярдәм итәчәк, – диде Марат Әхмәтов.
– Республикада спорт игътибар үзәгендә. Быел гына 28 спорт корылмасы төзелде, 3 йөзү бассейны, 2 ябык боз аренасы һәм 6 универсаль спорт коплексы файдалануга тапшырыла, шул исәптән «Алга», – диде ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов. Комплексның Түбән Суыксуда урнашуы очраклы түгел. Шушы җирлек бөтен Рәсәйгә дан тоткан спортчылар биргән.
Һичшиксез, «Алга»дан Тукай районында физик культура үсешенең яңа этабы башланачак. Тренерлар составы һәм спортчылар өчен уникаль шартлар тудырылды. Комплекста уен төрләре өчен спорт залы, көрәш һәм тренажер заллары бар. Алар заманча җиһазландырылган. Аларда спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр, район данын яклаучы җыелма командалар шөгыльләнәчәк. Гомумән, ишекләр барлык спорт сөючеләр өчен дә ачык булачак.
Спорт залы ачылу тантанасына тагын бер вакыйга өстәлде. ТАССРның 100 еллыгы күчмә флагы Тукай районына килеп иреште. Аны район башлыгы Фаил Камаев кабул итеп алды. Традиция буенча, флагка Тукай районы гербы эмблемасы беркетелде.
Истәлекле дата уңаеннан, көрәш дөньясының билгеле шәхесләре – якташларыбыз Раббани Шәрипов һәм Рәкыйп Хәмитовка «ТАССРның 100 еллыгы» юбилей билгесе тапшырылды. Шундый ук билге Раббани Шәриповның улы Ришат Шәриповка да бирелде. 
Өметле яшь спортчыларны – Илназ Рамазанов һәм Нияз Сәрвәровны да билгеләп үттеләр. Егетләр икесе дә Биклән авылыннан. Яшь булуларына карамастан, алар күп тапкырлар Татарстан, Россия, хәтта дөнья чемпионы булуга ирешкәннәр.
Универсаль спорт залының символик ачкычын төзелеш эшен башкарган «Евростиль» ҖЧҖ директоры Илнар Гайсин спорт комплексы директоры Рамил Сәфәргалинга тапшырды. Символик кызыл тасма киселгәннән соң, кунаклар спорт комплексына узды. Икенче катта көрәш буенча күрсәтмә чыгышлар тәкъдим ителде. Беренче катта волейболчылар, баскетболчылар төркеме һәм нәфис гимнастика белән шөгыльләнүчеләрнең концерт номерларын карадылар.

 

Рәкыйп Хәмитов, милли көрәш буенча ТРның атказанган спорт мастеры: 
Бу объект – бер могҗиза! Кечкенә Түбән Суыксуда мондый масштабтагы объект пәйда булыр дип уйламаган идем. Биредә тудырылган шартлар шәһәрдәгечә. Минемчә, Тукай районын алга алып барырдай спортчылар бар. Әмма камиллеккә чик юк. Алга таба шөгыльләнергә, мөмкинлекләрне арттырырга кирәк. Әгәр дә минем киңәшләрем кирәк булса, әлеге комплекста спортчыларга дәресләр бирергә мин һәрвакыт әзер.

 

Ришат Шәрипов, РСФСРның спорт остасы.: 
Элеккеге чакларда спортчыларның күбесе авыр кул хезмәте белән чыныга иде. Хәзер заманалар үзгәрде. Уңышка ирешү өчен югары дәрәҗәдәге әзерлек сорала. Әлеге спорт комплексы заман таләпләренә тулысынча туры килә. Бу ишекләрдән күп кенә лаеклы спортчылар чыгар әле.

 

Артур Җиһаншин, тренер: 
Укучыларның казанышлары күбесенчә аларның тренировка ясаган шартларына бәйле. «Алга» яшь спортчыларга көчле башлангыч бирәчәк. Район спортчылары мондый масштабтагы объектны күптәннән көтте. Ул яңа казанышларга көчле этәргеч булып тора.

 

Таһир Ситдыйков, физкультура укытучысы: 
Казаннан укуны тәмамлап мәктәпкә эшкә кайткан чакларны искә алдым. Инвентарь иске, күнегү ясау өчен җайланмалар гади, спорт мәйданчыгы урынында бәрәңге бакчасы урнашкан, гомумән, шартлар юк. Хәзерге заман белән чагыштырсаң – җир һәм күк арасы. Хәзер, карагыз әле, нинди грандиоз үзгәрешләр күзәтелә! Мин район спортчыларының казанышларын күзәтеп барам. Районда сәламәт яшәү рәвешенә зур игътибар бирелә. Моның башында район башлыгы Фаил Камаев тора. Зур рәхмәт аңа.


/ Рөстәм Зәкиев фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев