Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алексей Песошин:  «Без тукайлылар эшеннән канәгать»

Тукай районында эшлекле визит белән Татарстан республикасы хөкүмәте рәисе Алексей Песошин булып китте. Сәфәр кысаларында ул шушы көннәрдә генә капиталь төзекләндерү эшләре тәмамланган Кече Шилнә авылы мәдәният йортын карады. Премьер-министр төзүчеләр эшенә югары бәя бирде һәм әлеге объект биредә яшәүчеләрне үзенә тартып торсын иде дигән теләген җиткерде. Моннан тыш, Алексей Песошин Әҗмәкәйдә төзелгән яңа балалар бакчасын ачу тантанасында катнашты. Күптән көтелгән бу объект районның социаль-икътисади үсешен күрсәтүче чираттагы проект. 

Әлбәттә, мәртәбәле кунак урып-җыю эшләре барышы белән дә кызыксынды. Билгеле булганча, Тукай районы бөртеклеләр җитештерү буенча республикада алдынгылар рәтендә. Узган ел исә, тукайлылар 175 мең тонна ашлык җыеп, лаеклы рәвештә беренче урынны алды. Премьер министр «Гигант» хуҗалыгының эшләр гөрләп баручы арпа басуына тукталды. Әлеге хуҗалык эшен яз көне ТР Президенты Рөстәм Миннеханов та мактап киткән иде. Хәзер дә эшләренә тел-теш тидерерлек түгел.
– Бер гектардан уртача 48 центнер чамасы бөртек чыга. Хуҗалык буенча – 50 центнердан артык. Бу – агротехник чараларны тиешенчә үтәү нәтиҗәсе, быел амбарларга узган елдагыдан күбрәк ашлык салырбыз дип көтәбез, – дип сөйләде хуҗалык җитәкчесе Риф Имамов.
Хуҗалыкта урып-җыю 60 процентка башкарылган. Үзара ярыша-ярыша эшләүче механизаторлар эштән бүленеп тормады. Яңгырлар комачауламаса, алар уракны атна-ун көн эчендә төгәлләүне максат итеп куялар. Кадрлар ышанычлы, техника көчле, нигездә, чит ил комбайннары.
Район башлыгы Фаил Камаев район буенча хуҗалыкларның аякларында нык басып торуларын ассызыклады. Сонгы елларда аларның иң көчлеләре ташландык җирләрне эшкәртү сәясәтендә катнаша. Өстәмә 6700 гектар җир чәчү әйләнешенә кертелде. 
Фаил Камаев районның социаль-икътисади үсешенә тукталып, быел районда 1,5 миллиард сумлык капиталь салым үзләштерелде дип белдерде. Социаль объектлар, юллар төзелә. Ниһаять, авылларны газлаштыру буенча эш активлашты. Бүгенге көндэ зәнгәр ягулык белән районның нибары 35 проценты тәэмин ителгән. Бу актив рәвештә төзелеш алып бару белән бәйле. Четрекле мәсьәләләрне чишү, әлбәттә, республика ярдәменнән башка мөмкин түгел. Район башлыгы тукайлылар исеменнэн ТР Президенты Рөстәм Миннехановка, хөкүмәт башлыгы Алексей Песошинга рәхмәтен җиткерде.
Шәһәр яны районы гаять үзенчәлекле. Биредә яшәүчеләрнең күп өлешен шәһәр халкы тәшкил итә, территориядә 100 гә якын бакчачылык ширкәте урнашкан. Билгеле, мондый шартларда барлык мәсьәләләрне берьюлы хәл итеп тә булмый. Бу урында Алексей Песошин җавап итеп Тукай районында эшләрнең нәтиҗәлелеген ассызыклады. «Социаль челтәрләрне укысаң, шаккатмалы, ничекләр генә зарланмыйлар. Монда килгәч, гел икенче күренешкә – яңарышка тап булдым. Фаил Мисбахович, без сезнең эштән канәгать. Шулай темпны төшермичә дәвам итегез», – диде.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев, гадәттәгечә, Тукай районының шәһәр өчен әһәмиятен искәртте. 534 мең халык яшәгән калага азык-төлек куркынычсызлыгы янамый, диде ул. «Иртән торгач беребезгә дә машина тәгәрмәче түгел, икмәк кирәк. Тукайлылар, сез безне ашатасыз, кайгыртасыз. Рәхмәт сезгә», – диде. Суз уңаенда Наил Мәһдиев кыр батырлары янына аерым чыгарга теләк белдерде. Фаил Камаев: «Бу традиция быел да үзгәрешсез», – дип җавап кайтарды.
ТР Премьер министры Алексей Песошин авыл җирлекләре башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре белән якыннан аралашып, аларның фикерләрен тыңлады.

 / Рәфкать Билданов фотосы. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X