Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Акчагызны саклагыз

ТР Министрлар Кабинетында үткәрелгән брифингта финанс мошенниклыгына каршы чаралар турында сөйләштеләр.

Мошенниклар гражданнарның ышанучан һәм финанс ягыннан грамоталы булмауларыннан файдаланып, урлауның төрле ысулларын бик актив рәвештә кулланалар. Алдауның иң киң таралган формасы – мошенник, банк хезмәткәре роленә кереп, сезнең счетыгыз белән шикле операцияләр башкарылган дип белдерә һәм аны төзәтү өчен счет номерын, карта мәгълүматларын сорый. 
Психологик манипуляция йогынтысында кешеләр кайвакыт соңгы акчаларыннан мәхрүм калалар. Татарстанның баш прокуроры Илдус Нәфыйков сүзләренә караганда, 2019 елда республикада 4,5 мең мошенниклык очрагы теркәлгән. Бу 2018 ел белән чагыштырганда 45 процентка күбрәк. «Атна саен мошенниклар халыктан 50 млн сумга кадәр акча урлыйлар. Шуңа күрә халык арасында профилактика чаралары үткәрергә, финанс ягыннан грамоталылыкны күтәрергә, уяулыкны арттырырга кирәк. Боларны массакүләм мәгълүмат чаралары ярдәменнән башка гына башкарып булмаячак», – диде Илдус Нәфыйков. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X