«Ак калфак»лар җыела
12-13 ноябрьдә Самара өлкәсендә Бөтендөнья татар конгрессының «Ак калфак» татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы күчмә утырышы бара.
Чара «Шәҗәрәдә бабаларымның тарихи хәтере» исеме астында үтә. Әлеге утырышта Татарстан Республикасыннан hәм Россия регионнарыннан 100 вәкил катнаша. Тукай районыннан күчмә утырышка мәгариф идарәсе методисты, «Ак калфак» татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы вәкиле Әнисә Гыйльметдинова китте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев