Зонтик алырга онытмагыз, бүген яңгыр явачак
Яңалыклар

Зонтик алырга онытмагыз, бүген яңгыр явачак

Бүген, пәнҗешәмбе — 9 апрель көнне, Тукай районында Татарстан Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, яңгырлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Төнлә һава температурасы +1…+6 градус тирәсендә булса, көндез +8…+13 градуска кадәр җылыначак, ә кайбер урыннарда җылылык +16 градуска кадәр җитәргә мөмкин.

Җил секундына якынча 6 метр тизлек белән исә, юнәлеше үзгәрүчән булачак: башта төньяк-көнчыгыштан иссә, соңрак көнчыгышка күчә.


Нет комментариев