Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

8 Март – халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан районда билгеле ир-атларыбыз – җитәкчеләребез гүзәл затларны бәйрәм белән котлый.

Һәр теләк үзенчәлекле, хәтта кайбер ир-атларыбыз хатын-кызлар өчен махсус рәвештә шигырьләр дә ятлаганнар. 

Илфак Бариев, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары:
– И хатын-кыз, и изге зат!
Син – җирнең фәрештәсе!
Сүзләр аздыр, килә сиңа
Хис белән эндәшәсе...
И хатын-кыз – алиһә зат
Килә серең чишәсе.

 

Галим Сабирҗанов, районның баш табибы:
– Мин бүген барлык хатын-кызларыбызга сәламәтлек телим. Сәламәтлек барлык байлыктан да өстен. Быелгы пандемия елында без бу хакыйкатьне тагын да ныграк аңладык. Хатын-кызларыбызга якыннары өчен һәрвакыт сөенеп яшәргә язсын. Хөрмәтле гүзәл затларыбыз, һәрчак шундый сөйкемле, матур булып калыгыз, күңел түрегездә йөрткән теләкләрегез чынга ашсын! 

 

Владимир Елисеев, район Эчке эшләр бүлеге башлыгы, полиция полковнигы:
– Кадерле хатын-кызларыбыз! Сезне язның иң матур бәйрәме белән тәбрик итәм. Табигать хатын-кызны күңел матурлыгы, йөрәк сизгерлеге, иксез-чиксез сабырлык, мөлаемлык һәм гүзәллек белән бүләкләгән. Сез гаилә учагын саклаучы, балалар үстерүче дә. Хезмәтегездә зур уңышларга ирешәсез. Шул ук вакытта матур һәм яшь булып кала беләсез. 

 

 

Айрат Галимәрдәнов, район прокуроры:
– Күпме йөрәк сезнең коллыктадыр...
Сезнең алда шаһлар баш игән.
Гомерегез – безгә бер бүләктер:
Сезнең белән көннәр нурлырак.
Яшәү мәгънәлерәк сезнең белән,
Сезнең белән җырлар моңлырак.

 

Рөстәм Зәкиев, «Якты юл» газетасы баш редакторы:
– Хатын-кыз – ул тулы бер дөнья, аның күңеленә мәхәббәт тә, гүзәллек тә, йомшаклык та, Ана хисләре дә сыйган.
Мин коллективта эшләүче хатын-кызларны, газетаның авыллардагы хатын-кыз хәбәрчеләрен, ветеран апаларыбызны, басмабызны укучы барлык гүзәл затларны бәйрәм белән тәбриклим. 

 

 

Флер Ихсанов, Түбән Суыксу авыл җирлеге башлыгы:
– Хатын-кыз – ир-атны йортлы, гаиләле иткән фәрештә. Өстәвенә, бүген гүзәл затларыбыз җаваплы урыннарда эшлиләр дә. Мисалга, безнең авыл җирлекләре башлыкларының яртысы диярлек хатын-кызлар. Бәйрәмнәре белән котлап, хатын-кызларыбызга сәламәтлек, яхшылык һәм яктылык телим. Тормышыгыз мәхәббәт, якыннарыгызның күңел җылысы һәм игътибары белән тулып торсын. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев