Яз җылы көннәре белән сөендерүен дәвам итә.
Бүген, пәнҗешәмбе көнне үзгәрүчән болытлы һава торышы көтелә, дип хәбәр итә синоптиклар. Кайбер урыннарда күк күкрәп, кыска вакытлы яңгырлар явып үтүе ихтимал. Җил төньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка күчәчәк һәм 6–11 м/с тизлек белән исәчәк. Урыны белән җил 15 м/с кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә һава температурасы +10..+15° кадәр күтәреләчәк, көндезен +22..+27° кадәр җылытачак дип белдерә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе белгечләре.
Нет комментариев