2019 ел – шәхси ярдәмче хуҗалыкларга булышлык күрсәтү елы
2019 ел Тукай районында шәхси ярдәмче хуҗалыкларга булышлык күрсәтү елы булачак.
Бүгенге көндә аларның саны 23 меңнән артты. Район башлыгы фикеренчә, аларның саны тагын да күбрәк була алыр иде. Кечкенә хуҗалыкларга ярдәм итәргә кирәк. Беренче чиратта, документлар эшләү һәм дәүләттән ярдәм алу буенча. Тукайлыларның элеге карарын ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы да хуплаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев