Бүген республикада 28 градуска кадәр эссе булачак
Яңалыклар

Бүген республикада 28 градуска кадәр эссе булачак

Бүген, сишәмбе көнне, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы вәгъдә итә синоптиклар.

Төнлә һәм көндез дә урыны белән кыска вакытлы явым-төшемнәр көтелә. Кайбер районнарда яшенле яңгыр, аерым урыннарда боз явуы ихтимал. Томан күзәтеләчәк.

Җил көнбатыш һәм көньяк-көнбатыштан, 5–10 м/с тизлектә исә, көндез урыны белән көчәйгәндә 14 м/с кадәр җитә, яшен вакытында 15–18 м/с кадәр көчәергә мөмкин.

Төнлә температура +13…+18° тирәсе булса, көндез  +23…+28 градуска кадәр эссе булачак.


Нет комментариев