Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Татарстанда гаилә терлекчелек фермасын үстерүгә грантка гаризалар кабул ителә

Грант суммасы бер хуҗалыкка 30 млн сумнан һәм чыгымнарның 60 процентыннан артык була алмый.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017 - 2020 елларга крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программасы буенча крестьян (фермер) хуҗалыкларын сайлап алу өчен өстәмә конкурс уздыру турында игълан итә. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Грантның күләме, КФХның үз акчаларын һәм аның чыгымнар планын исәпкә алып, министрлык тарафыннан билгеләнә. Мөгезле эре терлекләр үрчетү өчен грантның иң чик күләме, өстәлгән бәягә салымны (НДС) исәпкә алмыйча, бер хуҗалыкка 30 млн сумнан һәм чыгымнарның 60 процентыннан артык була алмый.

Башка төр авыл хуҗалыгы хайваннарын, кош-кортлар һәм балыклар үрчетү һәм тоту өчен - 20 млн сумнан күбрәк була алмый.

Реклама

Заявкалар һәм документлар 2019 елның 23 октябреннән 21 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 йорт, 3 кат, 309 каб. Кабул итү эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр башкарыла.

Фото: Арский вестник/Ильяс Фаттахов

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/24/195857/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X