Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы: «Каен җиләге» дигән яңа наркотик турындагы хәбәр – ялган

Министрлык мондый мәгълүматларга ышанмаска, аларны социаль челтәрләр һәм месенджерлар аша таратмаска чакыра.

 «Каен җиләге» дигән яңа наркотик турындагы хәбәр – ялган. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Соңгы вакытта социаль челтәрләр һәм мессенджерларда республикада «каен җиләге» дигән яңа наркотик барлыкка килү хакында мәгълүмат таралды. Бу хакта, имештер, «Киров районы территориаль мәгариф идарәсе» хезмәткәре Дубинина хәбәр иткән. Түрә әлеге наркотикны мәктәп ишегалларында балаларга тараталар дип раслаган.

Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре бу мәгълүматны тикшергәч, Татарстан территориясендә законсыз әйләнештә әлеге тасвирламага туры килә торган һәм «каен җиләге» дип аталган наркотик булмавын ачыклаган.

Шулай ук полицейскийлар ачыклык керткәнчә, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы структураларында «Киров районы территориаль идарәсе» дә, Дубинина фамилияле хезмәткәр дә юк.

Реклама

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы мондый мәгълүматларга ышанмаска, аларны социаль челтәрләр һәм месенджерлар аша таратмаска чакыра.

Барлык хокук бозу очраклары турында ышаныч телефоны (291-20-02) яки 02 номеры буенча хәбәр итәргә мөмкин.

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X