Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Иртәнге алтыга сайлауда тавышларның 72,99 проценты «Бердәм Россия» өчен булган

Якшәмбе, 8 сентябрьдә, алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар узды.

Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлауда 1,9 миллион бюллетеньне эшкәрткәннән соң, «Бердәм Россия» партиясе әйдәп бара. 9 сентябрьдә 5.58 сәгатькә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, ул сайлаучыларның 72,99 процент тавышын җыйган. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Икенче урында – КПРФ (10,58 процент), өченчедә – ЛДПР партиясе (3,68 процент).

«Россия коммунистлары» сайлаучыларның – 3,59, «Гадел Россия» - 3,89, «Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе» - 2,38, «Үсеш партиясе» 1,84 процент тавышын җыйган.

Участок сайлау комиссиясе барлыгы 2,6 миллион бюллетень алган, сайлаучыларга тавыш бирү урынында 1,9 миллион бюллетень бирелгән. Тавыш бирү урыныннан читтә гражданлык бурычын үтәгән сайлаучыларга 55 мең 939 бюллетень тапшырылган.

Реклама

Якшәмбе, 8 сентябрьдә, алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар узды.

Фото: Михаил Захаров/архив

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/09/193192/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X