Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

«Әдәби марафон» проекты Бөтенроссия конкурсы лауреаты булды

Проект кураторы Раил Гатауллин Россия халыклары Ассамблеясы бүләген алды.

 «Әдәби марафон» проекты (#әдәбимарафон) коммерцияле булмаган оешмалар һәм иҗтимагый берләшмәләр лидерларының V Бөтенроссия конкурсында лауреат булды. Ул Россия халыклары Ассамблеясы бүләген алды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешмасының гамәлгә куючысы һәм башкарма директоры, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Раил Гатауллин сөйләде.

#Әдәбимарафон проекты квартал саен «Татнетны үстерү фонды» оешмасы һәм «Татар китап нәшрияты» катнашында тормышка ашырыла. Ул татар телендә китап укуга гадәт формалаштыруга юнәлдерелгән. 21 көн дәвамында катнашучылар көн саен татар әдәбиятын укыйлар һәм «ВКонтакте» челтәрендәге үз битләрендә укылган әсәрләрдән үзләрен кызыксындырган өзекләрне урнаштыралар.

«Әлеге проект ярдәмендә катнашучылар тайм-менеджментка өйрәнәләр. Ягъни алар үз-үзләрен камилләштерү һәм үзлектән белем алуга вакыт табу өчен үз көннәрен дөрес планлаштырырга тиешләр. Биредә кешеләр шулай ук татар китапларын укучыларны һәм укылган әдәбият турында фикер алыша ала торган фикердәшләрне таба», – дип аңлатты Гатауллин.

Реклама

Ә бәйгенең үзен агентлык әңгәмәдәше түбәндәгечә аңлатты: «Халыклар дуслыгы – ул бик нәзберек төшенчә. Һәр әйткән сүз, хәтта очраклы гына да, аны җимерә, хәтта сугыш чыгаруга китерә ала. Мондый хәлләр булмасын өчен төрле милләт вәкилләре җыела, дуслаша, уртак проблемалар буенча фикер алыша ала торган бәйгеләр уздыру мөһим».

Фото: архив

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/26/195978/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X