Ананас һәм тавыклы салат
Тәмле булсын!

Ананас һәм тавыклы салат

Ифтарга тәмле салат.

Әлеге салатны ясар өчен 300 г тавык филесе, 200 г консервланган ананас, 200 г каты сыр, 100 г ак ипи яки батон, үсемлек мае, соус өчен майонез кирәк булачак.

  • Тавык филесын вак кисәкләргә турап, үсемлек маенда алтынсу төскә кергәнче кыздырабыз;
  • Батонны да вак шакмакларга турап, майлы табада кыздырып алабыз;
  • Ананасларны шакмаклап турыйбыз;
  • Сырны вак угычтан уабыз.
  • Булган барлык ингредиентларны бергә кушып, майонез салып болгатабыз.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев