Мәгариф тег белән яңалыклар
-
Бәтке балалар бакчасы кар фигуралары «җиңде»
Кышкы каникуллар тәмамланды. Районның 2797 баласы тагын мәктәп парталары артына утырды. Дүшәмбе көнне район хакимияте бинасының утырышлар залында үткән атналык киңәшмәдә район мәгариф бүлеге башлыгы Рамил Исаев кышкы каникулларда мәктәпләрдә үткәрелгән чаралар турында сөйләде.
-
Нәниләр сынатмады
Новотроицкое авылының «Ромашка» балалар бакчасы мәктәпкә әзерләү төркеменә йөрүчеләр мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында регионара ачык интеллектуаль турнирда катнашты. Бәйгедә җәмгысы Россиянең 56 шәһәреннән 1300 бала көч сынашты. Тәрбиячеләре Галина Юркина җитәкчелегендәге районыбызның булачак мәктәп укучылары үзләрен сынатмады: уңышлы чыгыш ясап II,III дәрәҗә дипломнарга ия булды. Шушы төркемгә йөрүче Кирилл Хорольский...
-
Мәктәпләрдә олимпиадалар бара
Ноябрь аеның уртасыннан мәктәп укучылары арасында Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабы үткәрелә башлады.
-
Район укытучылары дәресләрендә сингапур алымын кулланачак
23-24 октябрьдә Яңа поселогы мәктәбендә Күзкәй мәктәбе укытучылары катнашында тренинг узды. Мөгаллимнәр укытуның өр-яңа алымын өйрәнде һәм тәҗрибә уртаклашты.
-
Биклән мәктәбенең математика укытучысы Мәскәүдә конкурста булып кайтты
Биклән мәктәбенең математика укытучысы Тәслимә Исмәгыйлева Мәскәү дәүләт педагогик университетында үткәрелгән X иҗади конкурста катнашып кайтты. Әлеге конкурс төрле шәһәрләрдән килгән математика укытучылары арасында үткәрелде. Аның нәтиҗәләре исә октябрь башында билгеле булачак.
-
Исемнәрен хезмәт белән бизәгән мәрхәмәтле укытучылар
2 октябрь, чәршәмбе көнне, район хакимияте бинасының ашханәсендә, Өлкәннәр һәм Укытучылар көне уңаеннан, ветеран укытучыларны тәбрикләү тантанасы булды. Бу көнне сыйлы өстәл артында гомерләрен үсеп килүче буынны укыту һәм тәрбияләүгә багышлаган мөхтәрәм ветеран мөгаллимнәрне Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, мәгариф бүлеге башлыгы Рамил Исаев котлады.
-
Казанда республикакүләм семинар узды
Казанда БДИ һәм Дәүләт йомгаклау аттестациясе имтиханнары буенча муниципаль координаторларның республика семинары үтте. Әлеге чараның максаты - 2014 елда чыгарылыш сыйныф (IX һәм XI) укучыларының имтиханнарны уңышлы тапшыруларын тәэмин итү, бу өлкәдә яхшы нәтиҗәләргә ирешү. Семинарда актуаль мәсьәләләр буенча күп кенә мәртәбәле кунаклар чыгыш ясады. Безнең районнан әлеге чарада мәгариф...
-
Бөтенроссия «Кленовичок» олимпиадасында Комсомолец мәктәбе укучылары катнашты
Комсомолец поселогы мәктәбенең II сыйныф укучылары «Кленовичок» Бөтенроссия башлангыч сыйныф укучылары олимпиадасында катнашты. Анда тәкъдим ителгән сорауларга таянып, укучылар төп герой - Кленовичок маҗараларын күзәтеп бардылар, санадылар, төрле мәсьәләләр чиштеләр һ.б. күптөрле кызыклы чараларда катнаштылар. Балалар, шулай ук укытучылары Һәмдия Сыйразова сертификатлар белән бүләкләнде. Иң югары баллны Рәсим Хөснетдинов җыйды.
-
Кече Шилнәдә «Китапка икенче тормыш бүләк ит» акциясе бара
Кече Шилнә урта мәктәбендә «Китапка икенче тормыш бүләк ит» акциясе дәвам итә. Яңа уку елы башлануга акциядә 10нан артык кеше җәйге бәйгедә катнашу теләген белдергән. Әйтик, иң активлар рәтендә - VI сыйныф укучылары. Акциядә ата-аналар да теләп катнаштылар. Илсөяр Крапивина мәктәпкә уку-укыту кулланмалары һәм әдәби китаплар тапшырды. Акция дәвам итә....
-
Укытучыларның җәйге спартакиадасы үтте
Казанда мәгариф хезмәткәрләренең җәйге спартакиадасы узды. Безнең район данын 16 белем бирү учреждениесеннән 28 укытучы яклады. Укытучылар 1000 метрга йөгерү, озынлыкка сикерү, гер күтәрү, кул көрәше, төз ату, йөзү, бадминтон һәм аркан тартышуда көч сынашты. Районыбыз мөгаллимнәре дә әлеге ярышларда уңышлы чыгыш ясады.
-
Мәгариф хезмәткәрләренең күчмә семинары узды
24 сентябрьдә районның мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре, шулай ук район мәгариф бүлеге, мәгълүмати-методик һәм мәктәптән тыш тәрбия эшләре үзәкләре хезмәткәрләренең район семинар-киңәшмәсе узды. Алдан билгеләнгән махсус маршрут буенча семинарда катнашучылар Түбән Суыксу урта мәктәбе һәм «Ак каен» балалар бакчасы, Новотроицкое урта мәктәбе һәм «Ромашка» балалар бакчасы, Яңа Бүләк авылында...
-
“Акчәчәк”тә сәламәтлек атнасы
Теләнче Тамак балалар бакчасында, күптән түгел узган "Сәламәтлек атнасы" кысаларында "Әти, әни һәм мин - сәламәт гаилә" дип исемләнгән мавыктыргыч чара үтте.
-
“Ак каен” балалар бакчасында музыка залы ачылды
Түбән Суыксу авылының "Ак каен" балалар бакчасында күптән көтелгән сөенечле вакыйга булды - биредә яңа музыка залы ачылды. Бакча бинасының бу дүртенче канатында элек авыл җирлеге урнашкан булган. Алар мәктәп бинасына күчкәч, 60 квадрат метрлы бу бүлмәне музыка залы итеп үзгәртү өчен ремонт эшләре башланган. Иганәчеләр, әти-әниләр һәм бакчаның үз...
-
Яңа Бүләктә – Белем бәйрәме
2 сентябрьдә, дүшәмбе көнне, районның барлык мәктәпләрендә Белем бәйрәме үтте. Яңа Бүләк төп гомуми белем бирү мәктәбенә бу тантанага ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, район башлыгы Васил Хаҗиев та килде. Алар балаларны яңа уку елы белән тәбрикләп, сәламәтлек, укуларында уңышлар теләделәр. Укучыларны шулай ук авыл җирлеге башлыгы...
-
Син мәктәпкә әзерме?
Узган атнада "Шәфкать" социаль яклау үзәге районда "Мин мәктәпкә әзерме?" дигән чара үткәрде. Төрле гаиләләрдә тәрбияләнүче, быелгы көздә тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк сигез баланың мәктәпкә психологик әзерлеге тикшерелде. Балалар, мәктәп букчаларына уку кирәк-яракларын җыеп, дәрестән соң тәнәфесләрдә үткәрелгән уеннарда катнашып, мәктәп темасына багышланган табышмакларга җавап эзләп, үзләрен укучылар...